Сезнең батырлыклар онытылмас…

?????

Хөббәтуллин Лотфулла.

Яңа Ярмәк авылында гомер иткән Хөббәтуллин Лотфулла Хөббәтулла улы турында.

Миллионлаган корбан алып киткән Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннары, өзелгән гомерләре барабәренә Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның, авылдашларыбызның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә.

Ел саен, ямьле 9 май көнне, Бөек Җиңүне каршылаган көннәрдә, без кабат каһарманнабызны искә алабыз, аларнаң изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез. Азатлык өчен ир-егетләребез фронтта кан койсалар, җиңү көнен якынайту һәм безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз булсын өчен әбиләребез, апаларыбыз, әниләребез тылда тирләрен түккәннәр.

- Ачлы- туклы, яланаяк
Үтте безнең балачак.
Черек бәрәңгедән пешкән
Кабартма, какы ашап, - ди Әминә апабыз.  - Мин сугыш башланганда дүрт яшьлек булганмын, алай да бүгенгедәй барысы да истә. Инәйдән елап-елап ашарга сораганнар…

Алгарак киттем ахрысы… 

Әминә апай сөйләгәннәрдән. Хәмидуллина Әмина апаның әтисе Лотфулла абзый 1896 елда дөньяга килә: аның әтисе Хөббатулла һәм әнисе Дилфрүз — Камышлыныкылар. Әминә апаның әтисе бик тә уңган малай булып, әти-әнисенең кул арасына кереп, алардан үрнәк алып үсә.

- 1919 елда әти белән әни өйләнәшәләр, - дип сөйли Әминә апа. Әнисе — Иске Ярмәкнеке, Шәйхетдин бабай кызы була. Алар өйләнешеп өч көн дә үтми, Лотфулла абзыйны граҗданнар сугышына алалар. Сугыштан исән-сау кайта, тормыш җайлана башлый, матур гына яшәп китәләр .

Рәттән 3 бала туа, өчесе дә үлә, күпме күз яшьләре, күпме кайгы була, билгеле…

Лотфулла абзыйны 1940 елда фин сугышына алалар һәм ул аннан яраланып кайта. Бөек Ватан сугышы башлангач та, аны сугышка алмыйча торалар, бронь бирәләр. Лотфулла абзый ул вакытта авылда, колхозда «барабанчы» булып эшли, икмәк суктыра. 1942 елның башында сугышка үзе теләп китә. Оборона-төзелеш батальонында хезмәт итә. Румыниядә, Венгриядә, Германиядә, Чехославакиядә хезмәт итә. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый.

Менә, ниһаять, туган авылына - Яңа Ярмәгенә кайта. Абзый сугыштан исән-сау кайткач, колхозда эшли: печән дә чаба, иң беренчеләрдән булып, һәм фермалар-бригадалар төзелешендә кул тимер пычкы белән такта яра. «Ике кузла ясап, шул кузла башына бүрәнә тәгәрәтеп мендереп, берсе кузла башына менеп, астан пычкыны тарта, икенчесе өстән аска тартып та, яралар иде», - дип искә ала Әминә апа. Аларның капка төпләрендә гел бүрәнәләр ята торган булган, шуларны идән-түбәлек яралар иде, дип сөйли апабыз. Фәйзуллин Нургали абзый (Гадилә апайның әтисе), кайчакта Шәйдуллин Зиннәт абзый белән эшләгәннәр. Боларны колхоз эшеннән тыш башкарганнар.

Лотфулла абзый һәрвакытта да алдынгы, уңган, булдыклы колхозчы, балаларына тәртипле әти, хатынына тугрылыклы ир була. Абзый авыл халкына да бик ярдәм итә. Ул болай дип әйтә торган булган: «Кызым, авылда мин бурамаган өй юктыр, мин ярмаган такта юктыр, мин коймаган койма юктыр». Бик тә гайрәтле йөрәкле ир-егет булган ул. Бөтен яшьләрне дә эшкә өйрәткән. Гомер буена үгет-нәсыйхәт биреп, бөтен халыкка ярдәм итеп яшәгән.

Аның өстенә бит әле өч бала — Рәхимә апа, Фатыйма апа, Әминә апа, хуҗалык. Көнен-төнгә ялгап, тырышып яшәгәннәр. Камышлыда олы кызлары өй салганда, Ярмәктә Әминә апалар өй салганда күп ярдәм итә ул.

Хатыны үлгәннән соң да 8 ел яши әле бабай. Лотфулла абзыйны Әминә апа белән Таһир ага тәрбиялиләр. Соңгы елларда әллә-ничә кабат инсульт та була аңа. Әминә апаның йөрәк җимеше - Кадриясе авариягә эләгеп, үлгән вакытта да Лотфулла абзый Әминә апаларда урын өстендә ята иде. «Ә-әй, балалар, шушы балага идеме соң китәргә, миңа иде бит», — диеп елап кала ул, аннан ике елдан соң вафат була. Искә алулар дога булып барсын инде.

Лотфулла абзый 87 яшендә дә үз аңында булып, сөйләшеп-бәхилләшеп, балаларына рәхмәтләр әйтеп үлеп китә. Урыннары җәннәттә булсын, Инша Аллаһы.

Лотфулла абзыйга Украина фронты составында, Венгрия башкаласын нацистлардан азат итүдә актив катнашкан өчен «Будапештны яулап алган өчен» медале бирелә. Гомумән, аның бик күп медальләре, «Рәхмәт хатлары» әле дә бар. Әминә апабызда сакланалар.

Әминә апаның бала вакыттагы, тормыш иткәндәге күргән авырлыклары һичкайчан онытылырлык түгел. Хәзерге тормышларыннан ул бик тә канәгать. Дөньялар тыныч булсын дип, дога кылып, намазлар укып, балалары-оныклары белән гөрләшеп яшәп яталар Әминә апа белән Таһир абзый.

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1095

Комментирование запрещено