Бөек Ватан сугышы ил халкына сөйләп бетергесез ачы кайгы-хәсрәт китергән. Сугышка киткән япь-яшь егетләр һәм кызларның күбесе яу кырларында ятып калганнар. Ә менә минем карт бабамның олы абыйсы Лотфулла ЛАТЫЙПОВка сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп була.
1943 елның ноябрендә 17 яше дә тулмаган Лотфулла абыйны хәрби хезмәткә алалар. Сугышка киткәнче аны Горький өлкәсенең Первомайский районына мотоциклчылар курсларына җибәрәләр. Шуннан 1944 елның ноябрендә фронтка озаталар. Лотфулла абый 7нче авыр танклар бригадасы каршындагы махсус бүлектә хезмәт итә. Ул Познань, Кюстрин шәһәрләрен азат итүдә, иң авыр сугышларның берсендә – Зеелов калкулыкларын һөҗүмләүдә катнаша. 1945 елның февралендә Лотфулла абый контузия ала һәм госпитальдә ята. Ә инде бер айдан соң яңадан фронтта була. Берлинны алгач, ул тагын биш ел Дрезден шәһәрендә хезмәт итә. 1950 елның 25 июнендә туган авылы Алмалыга әйләнеп кайта. Аның күкрәген “Ватан сугышы” ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.
Лотфулла бабай хатыны Миңлекамал апа белән җиде бала үстерәләр. Бик матур гомер итәләр. Кызганыч, 75нче тапкыр Җинү бәйрәмен Лотфулла бабабызга күрергә насыйп булмады. Бу елның 22 январенда 94 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Мин илебез азатлыгы, халкыбыз бәхете өчен батырларча көрәшкән хөрмәтле бабам алдында баш иям һәм чиксез горурланам.
Илнур ИБӘТУЛЛИН,
“Яктылык” мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 930