Мин әти-әнием белән гаилә альбомындагы фотографияләрне карап утырырга яратам. Һәр фотода ата-бабаларыбызның тормышы, ил тарихы. Быел, Ватаныбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәндә, бу фотолар аеруча әһәмияткә ия. Шушы олуг Җиңүгә минем нәсел-ыруымның да өлеш кертүе белән чын күңелемнән горурланам.
Әтиемнең нәселе Камышлы районының атаклы Иске Ярмәк авылыннан чыккан. Гүзәл табигать кочагында җәелеп ятучы авылыбыз миңа әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Мин, Юкәле Тауга менеп, авылны күзәтергә яратам. Аннан авыл уч төбендә кебек! Монда барчасы да хәрәкәттә. Урамда берәм-сәрәм әбиләр күренгәли. Дөнья куып арыган бабайлар гыйбадәтханәгә ашыга. Янымнан узып баручы бу бабайларга карыйм да елыйсым килеп китә. Ник соң минем бер бабам да исән түгел икән?
Әтиемнең бабасы Шәяхмәткә, исән булса, быел 105 яшь тулыр иде. Аны 23 яше тулганда гына армиягә алганнар. Өч ел Совет Армиясендә хезмәт итеп, сагынып, туган авылына кайтып керә. Ләкин сагынуларын бастырырга өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Егетне Көнбатыш фронтка озаталар. Мин Шәяхмәт бабамның төс-кыяфәтен саргайган фотолардан гына күреп беләм. Ә сөйләгәннәрен нәсел дәвамчылары буыннан-буынга тапшырып киләләр.
Ул, авылга кайткач, беренче мәртәбә сугышка керүе турында болай дип сөйләгән: “Беренче мәртәбә сугышка керү бик куркыныч булды. Тирә-ягымда сызгырып пулялар оча. Янәшәмдә генә һәлак булган сугышчылар җирдә яталар. Башыма, мин дә шулай үлеп калырмынмы икән, дигән уй килә”.
Беренче мәртәбә Шәяхмәт бабакаем — Сталинград сугышында, икенче тапкыр — Ростов тирәсендә, өченче мәртәбә 1944 елда Литваның Шешула елгасы ярында яралана. Гвардия лейтенанты Шәяхмәт Әхмәт улы Газизовның сугыш еллары ут казанында кайнап, җәрәхәтләнү, хәрби госпитальләрдә дәвалану белән чиратлаша. Сталинград, Дон, Белоруссия фронтларында сугыша-сугыша, ул Кенигсбергка барып җитә. 9 Майда, Җиңү игълан ителгәч тә, солдат Газизовка туган якларына кайту бәхете елмаймый, чөнки аны Көнбатыштан Ерак Көнчыгышка — япон империалистлары белән сугышырга озаталар.
1945 елның сентябрендә, ниһаять, бу сугыш та тәмамлана. Сугыштан кайтып кергәндә, бабамның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм дистәләгән дәрәҗәле орден-медальләр бизи. Дүрт ел буена ут, төтен, үлем арасында кайнап йөргән егет иң чибәр кызларның берсе булган Шәмсенисага өйләнә. Шәяхмәт бабай сугыш кырында илне сакласа, Шәмсениса әбиебез, көнне төнгә ялгап, тылда — колхозда эшләгән. Алар тормышның иң авыр чорында гаилә корып, Рәфгать, Рафаэль, Тәнзилә, Зифа исемле балалар үстерәләр.
Авылда Шәяхмәт бабам бик уңган кешеләрдән саналган. Чөнки аның эшли белмәгән бер эше дә булмаган. Ул умартачы да, агроном да, авылның уңган ире булып та дан казанган. Аның фотографияләренә караган саен, муеныннан кочып, безгә тыныч тормыш бүләк иткәне өчен, рәхмәт әйтәсем килә.
Камилә ГАЗИЗОВА,
«Яктылык» мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 1028