«Бердәмлек» газетасыннан, 20 июнь, 2020 ел

56e14be4a7945_1461

шареевыПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Румия Әбугали кызы

ШАРЕЕВАга – 70 яшь һәм Ильяс Локман улы

Шареевка — 75 яшь!

Кадерлеләребез! Без сезне истәлекле юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сабырлык та, түземлек тә

                                         биргән,

Ахыры, Ходай сезгә тумыштан.

Шуңа күрә онытылмас ќырдай

Яшисез тәм табып

                             тормыштан.

Күңелегез сезнең беркайчан да

Ару-талу хисен белмәсен.

Гомер юлыгызны яктыртучы

Өмет йолдызыгыз сүнмәсен.

Тагын бик күп еллар

                               тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез,

Сәламәтлек ныклы юлдаш

                                       булсын,

Балкып торсын тормыш

                                       гөлегез!

Изге теләкләр белән кызыгыз Роза, киявегез Мәгъдән, улыгыз Имиль, киленегез Зөл­фия, оныкларыгыз Лилия-Ри­нат, Илдар, Резеда, Эльмира.

* * *

Самара өлкәсе,

Чапаевск шәһәре

Гөлфия Харис кызы

Солтановага — 69 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якынарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.  

Шатлык, сөенечләр

                           ташламасын,

Кайгы-борчу ишек какмасын.

Ходай сине барыбыз өчен.

Күз карасы итеп сакласын.  

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың Илгизә, Илдар,  киленең Гүзәлия, оныкларың Алсу, Самира.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Җәүһәр Мирза кызы

Булатовага – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаџы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, ќан тынычлыгы белән дөньяның саф џавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Ба­лаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең

                                         диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы

                           сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп

                                   калабыз.

Изге теләкләр белән Передовка авылыннан Разия Алиева гаиләсе белән.

* * *

Самара шәһәре,

Марсовый тыкрыгы

Венера Касыймҗан кызы Хәлимовага – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән котлап, нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куа­нычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле

                                            син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                           кояш

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Исмәгыйль, улың Илгиз, киленең Наилә, оныкларың Салават, Азамат, Адилә.

* * *

“Бердәмлек” газетасы

басыла торган

“Оптима Принт” типографиясе администраторы

Венера Касыймҗан кызы Хәлимовага – 55 яшь!

Хөрмәтле Венера ханым! Сезне чын күңелдән матур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез “Бердәмлек” редакциясе белән даими элемтәдә торып, басманың укучыга вакытында барып җитүендә зур роль уйныйсыз. Киләчәктә дә ярат­кан эшегездән аерылмаска, яңа­дан-яңа уңышларга ире­шергә, яңа планнар белән янып яшәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыял­ларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы бул­сын.

Озын булсын сезнең гомерегез,

Тыныч булсын һәрчак

                                   күңелегез.

Бәхет чишмәләре тулып

                                          аксын,

Зур шатлыклар белән таң

                                       атсын.

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәлилулла Сафиулла улы Хәсәновка – 82 яшь!

Кадерле әтием, яраткан бабам! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Сиңа булган чиксез

                               хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур

                                   бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Котлы булсын синең туган

                                       көнең,

Без барыбыз якты теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                         йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Изге теләкләр белән кызың Мөнирә, оныгың Сабина һәм барча туганнарың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Галимә Абдулла кызы Хәсәновага – 77 яшь!

Сөекле әнием, яраткан әбием! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез һәм корычтай исәнлек телибез. Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Без сиңа рәхмәтлебез, кылган изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                         сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

                                         диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге, якты теләкләр белән кызың Мөнирә, оныгың Сабина һәм барча туганна­рың.

 

 

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено