В татарстанской столице прошел праздничный парад в честь 75-го юбилея Победы в Великой Отечественной войне. В чем особенности торжества в этом году и как прошел парад – в материале ИА «Татар-информ».
Парад прошел без зрителей, но некоторые все же пришли
В этом году из-за пандемии коронавируса праздничный парад Победы в Казани, как и во всей России, перенесли на 24 июня. Именно в этот день 75 лет назад на Красной площади в Москве состоялся исторический парад, ознаменовавший победу Советского Союза над нацистской Германией в Великой Отечественной войне.
Казань стала единственным городом в Татарстане, где прошло торжественное шествие военных и техники. Главным местом празднования 75-летия Победы стала площадь Свободы. Именно здесь развернули сцену и трибуны.
Из-за угрозы распространения коронавируса мероприятие прошло без зрителей. Увидеть парад вживую смогли лишь 20 ветеранов войны и тружеников тыла — для них организовали места с соблюдением социальной дистанции и специальными прозрачными перегородками. На площади также присутствовали около 100 организаторов и столько же волонтеров.
Остальные татарстанцы смогли увидеть парад по телевизору. Трансляцию торжества показали по ТНВ. Однако не все решили смотреть парад онлайн. Некоторые казанцы все же пришли, чтобы увидеть парад вживую, о чем говорят фото и видео из соцсетей. Эти зрители наблюдали за торжеством издалека — за установленными ограждениями.
Всероссийская минута молчания, поздравления Путина и Минниханова
Мероприятие началось с трансляции парада Победы в Москве. Зрителям показали, как министр обороны России Сергей Шойгу принял парад. Он выехал на площадь из ворот Спасской башни Московского Кремля в кабриолете Aurus и поздравил военнослужащих с Великой Победой.
Затем взял слово Верховный главнокомандующий — Президент России Владимир Путин. Он поздравил россиян с праздником, подчеркнул, что именно советский народ — миллионы людей разных национальностей из всех республик СССР сокрушили нацизм. Он добавил, что долг современного поколения — помнить об этом, беречь и отстаивать память о войне, передавая ее своим детям и внукам. Президент также объявил минуту молчания в память о павших воинах.
После этого на площади Свободы в Казани выступил Президент Татарстана Рустам Минниханов. Он напомнил, что в России нет ни одной семьи, которой бы не коснулась Великая Отечественная война. Он упомянул и о той цене, которую пришлось заплатить татарстанцам. На фронт ушли 700 тыс. жителей Татарской АССР, и каждый второй не вернулся с полей сражений, а старики, женщины и дети круглосуточно ковали победу в тылу.
Участники без масок, но в перчатках, дезинфекция улиц
Накануне в Казани прошла первая и единственная репетиция праздничного парада. Все военнослужащие тогда были в масках и перчатках. Предварительно площадь, близлежащие улицы и задействованные конструкции продезинфицировали специальным раствором.
На сегодняшнем параде участники торжества уже были без масок, но в перчатках, а улицы, технику и трибуны также предварительно обработали. Для этого центр татарстанской столицы уже с пяти утра был перекрыт для автомобилей и пешеходов.
Прохождение по традиции начала рота барабанщиков из 64 лучших воспитанников Казанского суворовского военного училища Министерства обороны РФ. Всего в торжественном параде в Казани приняли участие более тысячи военнослужащих Казанского гарнизона, курсанты военного училища, МВД, МЧС, представители вузов и республиканских общественных объединений. Кроме того, в этом году впервые в параде Победы поучаствовал расчет прокуратуры.
Из-за эпидемии состав участников шествия по сравнению с прошлыми годами решено было сократить. Например, число задействованных юнармейцев, суворовцев и ветеранов вооруженных конфликтов было сведено к минимуму, рассказал начальник Управления культуры исполкома Казани Азат Абзалов.
«Колхозник Татарии» и еще 40 единиц военной техники
Следом за военнослужащими по площади Свободы в честь 75-летия Победы колонной проехали 40 единиц исторической техники. В состав механизированной колонны вошел и танк Т-34 «Колхозник Татарии», построенный в годы войны на средства тружеников тыла и восстановленный в 2020 году силами курсантов Казанского высшего танкового командного училища.
За ним следовали советская противотанковая самоходная установка времен войны СУ-100, легендарные установки залпового огня «катюша» и современные бронетранспортеры, а также раритетные пожарные машины. Завершил парад Победы проезд ретроавтомобилей, среди которых ГАЗ М-20 «Победа», бронеавтомобили «Остин» и БА-20 из авторетроклуба «ГАЗ-21».
После окончания шествия и проезда боевой техники под сопровождение военного оркестра солисты исполнили песню «День Победы», а заслуженный артист РТ Айдар Сулейманов и хор Государственного ансамбля песни и танца РТ подарили зрителям песню в честь 100-летия ТАССР. Праздничный салют в честь парада Победы не состоялся.
***
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 9 Май — Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә массакүләм чаралар, шул исәптән парад та узмый калган иде. Ул бу атнада, 24 июньдә узды.
Җиңү парадында барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр — Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре катнашты. 40 берәмлек хәрби техника, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы Т-34 танкы, Су-100 артиллерия җайланмасы, шулай ук ретроклуб автомобильләре һәм заманча техника колоннасы да узды
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.
Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында.
«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. Җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Президент илдә коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә булмаганын искәртте. Татарстаннан 700 меңнән артык кеше фронтка китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде Президент.
Парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та чакырылган. Хәрби разведчик 1945 елда Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашкан кеше. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.
Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген билгеләп үтте.
«Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент.
24 июньдә Казанның Петров исемендәге паркында тантаналы рәвештә Казан дары заводы хезмәткәрләренең — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясын ачтылар.
Казан дары заводы сугыш вакытында Кызыл Армия өчен мөһим стратегик продукция җитештерә. Предприятиенең ике меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән. Батырларча һәм фидакарь хезмәте өчен завод I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, 5448 хезмәткәр тыл хезмәтчәннәре дип таныла. Предприятиедә эшләүчеләр арасында сигез Советлар Союзы Герое бар. Алар арасында Татарстанда бердәнбер исән-сау булган Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан Борис Кириллович Кузнецов та бар.
Борис Кириллович мемориалга иң беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. Казан дары заводы сугыш вакытында тулы куәтенә эшли. «Без станоклар янында унбишәр сәгать тордык, моның халыкка кирәк булуын аңладык. Без җиңү өчен барысын да эшләдек», — диде ветеран.
Татарстан Президенты үз чыгышында сугыш елларында Казан алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булуын искәртте. Республика госпитальләрендә Кызыл Армиянең яралы сугышчылары дәваланган.
Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аралашты, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.
«Бөек Ватан сугышында Җиңү планетаның киләчәген билгеләде»
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган Җиңү парадында Җиңүнең зур бәһасен искәртте. 75 ел элек килгән Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганын ассызыклады. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
«Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм! Планетаның киләчәген уннарча елга алдан билгеләгән җиңү үз масштабы, әһәмияте һәм рухи, әхлакый биеклеге буенча тарихта мәңгегә иң грандиозы буларак калды», — дип белдерде Путин.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, нәкъ 75 ел элек Кызыл мәйданда узган Җиңү Парады явызлык өстеннән игелек, сугыш өстеннән тынычлык, үлем өстеннән яшәү тантанасы буларак тарихта калган.
«Бүген без сугыштан кайтмаган кешеләрнең улларын, кызларын, әтиләрен, әниләрен, бабаларын, ирләрен, хатыннарын, апаларын, бертуганнарын, полкташларын, туганнарын һәм дусларын искә алып баш иябез. Якты дөньядан киткән ветераннарны искә алабыз», — дип искәртте Владимир Путин.
Россия һәрвакыт нацизмның совет халкына — Советлар Союзының барлык республикаларыннан миллионлаган милләт кешеләренә кайгы-хәсрәт китергәнен истә тотачак, диде Путин. Совет солдатларына дан-шөһрәт кирәк булмады. Алар җиңәргә һәм өйләренә кайтырга омтылды. Әмма йөзләгән мең сугышчының күбесе чит җирләрдә ятып калды.
«Бу хакта истә тоту — безнең бурыч. Нацизм белән көрәшнең төп авырлыгы Совет халкына туры килүе турында истә тотарга кирәк», — дип белдерде Президент. Россиялеләр сугыш турындагы истәлекләрне сакларга һәм аны балаларына, оныкларына һәм онык балаларына тапшырырга тиеш, дип өстәде ул.
Путин шулай ук ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларның батырлыклары турындагы хатирәләр беркайчан да онытылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә итте. «Бу — безнең намус эше һәм безнең бүгенге һәм киләчәк алдында җаваплылык бурычы», — диде ул.
Просмотров: 801