Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин – «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше.
Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган. Бу хакта Чувашия татарларының инициатив төркеме әгъзалары хәбәр итә.
Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин — «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше.
60 яшен тутырган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды.
Чувашия татарлары аның исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр. Ул нигез салган «Мишәр» ансамбле дә эшен дәвам итәчәк.
Просмотров: 825