“Ак Ладья” осталык серләре белән уртаклаша

Шахматы1Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманасында да популярлыгын югалтмый. Самара өлкәсендә дә бу спорт төренә зур әһәмият бирелә. Өлкә шахмат федерациясе төрле яшьтәгеләр өчен булдырган шахмат түгәрәкләре, профессиональ мәктәпләр бар, турнирлар уздырылып тора.

Камышлы районының Рус Байтуганы авылы мәктәбендә дә өч ел элек “Ак Ладья” дип аталган шахмат клубы эшли башлаган иде. Бүген без аның эшчәнлеге турында мәктәпнең физкультура укытучысы, Ка­мышлының «Фортуна» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәмә белем бирү пе­дагогы, “Батыр” мәдәни-спорт үзәгенең инструктор-мето­дисты Илнар Сафин белән сөй­ләшәбез.

- Илнар, бу клубны оеш­тыру теләге бер дә юктан килеп чыкмагандыр. Сез үзегез дә шахмат уены белән мавыга­сызмы?

- Әлбәттә. Гаиләбез белән шахмат җене кагылган кешеләр без, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Бу уенга беренче мәхәббәт чаткысын әтиемнең әтисе — Әсгать бабай салды.  Ул шахмат уйнарга армиядән өйрәнеп кайткан иде. Әтине дә, оныкларын да уйнарга өйрәтте. Җәйге яңгырлы көннәрдә аның белән ярыша-ярыша шахмат уйнаганым балачакның якты бер хатирәсе булып әле дә күңелдә саклана.

Сүз уңаеннан, бабабызга хәзер 85 яшь. Аның  фикер йөртә белүенә,  саф акылына, зиһененә сокланырлык.   Моңа бабабызның шахмат уены белән мавыгуы зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм.

- Шахмат клубына ничә бала йөри?

- Рус Байтуганы мәктәбендә 50ләп бала белем ала. Шуларның барысы да шахмат түгәрәгендә шөгыльләнә. Малайлар-кызлар бик теләп йөриләр. Тәнәфес вакытында да, дәресләрдән соң да бездә телефон, гаджет экранына текәлеп утырган бала күрмәссең. Үзләре килеп шахмат, такта сорап алалар.

- Уен серләренә балаларны кем төшендерә?

- 1 — 4 сыйныф балалары белән башлангыч сыйныф укытучысы, минем тормыш иптәшем — Айгөл Сафина, ә 5 — 11 сыйныфлар белән физика һәм физкультура укытучысы булып эшләүче әтием Тәлгать Сафин шөгыльләнәләр.

- Сез әле укытучылар гаиләсе дә икәнсез!

- Әйе, шулайрак килеп чыкты. Әнием Рәмзия  Мөхтәбәр кызы да шушы мәктәптә эшли, математика укыта. Ул да шахмат буенча авыл җирлеге турнирларында дәрәҗәле урыннар яулап тора.

- Авылыгызда шахмат турнирлары уздырасызмы?

- Байтуган мәктәбендә Василий Лебакин истәлегенә авыл турниры уздырылып килә. 30 елдан артык Василий Леонидович рәсем, сызу һәм технология дәресләре укытты, агач эшкәртү һәм нәкышлап бизәү түгәрәкләре алып барды. Балалар аның шахмат дәресләренә дә бик теләп йөрделәр.

Василий Лебакин истә­ле­генә оештырылган турнирларны уздыруда аның балалары нык ярдәм итәләр. Уллары Алек­сандр, Владислав, Максим, Алексей һәм кызы Мария бу чарада үзләре дә бик теләп катнашалар.

Башка елларда да Шахмат көненә карата авыл җирлеге администрациясе ярдәме белән турнирлар оештырып килә идек. Кызганычка, коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел аны уздырып булмады.

- Мондый чаралар уздыру зур чыгымнар таләп итә. Ярдәм кулы сузучыларыгыз булу – зур бәхет.

- Лебакиннар гаилә­сенә,  авыл җирлеге админист­ра­циясенә, “Байкомсервис”  оешмасына бик рәхмәтлебез. 2018 елда бу оешма 10 мең сумлык сертификат бүләк иткән иде. Бу акчага без профессиональ шахмат такталары сатып алдык. Хәзер инде балаларга уйнавы тагын да кызыклырак.

- Илнар, өч ел дәверендә балалар шахмат буенча нинди дә булса дәрәҗәләргә ирешә алдылармы?

- Укучыларыбыз район кү­ләмендә узган турнирларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап торалар. Өлкә ярышларында Камышлы районы өчен уйнап, ике ел рәттән Самара төбәгенең иң шәп уенчылары бишлегенә керделәр. Шулай ук Иске Ярмәк авылында шахмат буенча спорт остасына кандидат Салих ага Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган турнирларда да даими катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

- Иң оста уенчыларыгыз бе­лән таныштырып үтсәгез иде.

- Монда Сөләйман Бәдрет­динов, Алина Гарифуллина, Данир Гарипов, Юлия һәм Максим Микиннар, Замир Сабиров, Илмир Гаязов һәм Станислав Аверьяновны билгеләп үтәргә була. Аларга алмашка нәни шахматчыларыбыз да үсеп килә.

- Илнар, шахматтан башка авылда балалар өчен нинди спорт түгәрәкләре бар?

- Балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалуга зур әһәмият бирәбез. Алар волейбол, бас­кетбол, футбол секцияләренә бик теләп йөриләр. Каратэ көрәше аеруча популяр.

- Мәктәпләргә шахмат дә­ресләре кертү турында сүз ба­ра. Сез моңа ничек карый­сыз?

- Мин бу проектны хуплыйм. Бүген дөньяның 180 илендә шахмат уены мәктәп программасына кертелгән. Россиянең кайбер төбәкләрендә дә “Мәктәптә шахмат”  дип аталган халыкара инновацион проект гамәлгә ашырыла башлады һәм 1 — 4 сыйныфларда бу интеллектуаль спорт төре дәрес формасында укытыла.

Кызганычка, Самара өлкәсе мәктәпләрендә әлегә бу яңалык кертелмәгән. Шахмат серләренә дәрестән тыш чараларда гына төшендерәбез. Ләкин өмет бар: регионда “Үсеш ноктасы” дип аталган федераль проект тормышка ашырыла башлады. Ул инде  Камышлы мәктәбендә уңышлы гына эшләп килә, яңа уку елында Иске Ярмәк мәктәбендә дә ачылачак. “Үсеш ноктасы” кабинетларының берсе — яхшы итеп җиһазландырылган шахмат зонасы. Балалар бу бүлмәне аеруча яраталар. Бүгенге болгавыр заманда сабыйлар азып-тузып урамда йөрмиләр, дәрестән соң шахмат уйныйлар, спорт белән шөгыльләнәләр икән, моңа ата-аналар да шат, мәктәпкә дә дәрәҗә, илгә дә файда.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илнар! Сезгә һәм яшь шахмат­чыларыгызга яңа җиңүләр теләп калабыз!

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 868

Комментирование запрещено