Һәйкәл 2020 елның 15 августына кадәр әзер булырга тиеш дип фаразлана.
Казанда башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак. Әлеге бронза һәйкәл Даурская һәм Оренбург тракты киселешендәге скверда куелыр дип планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Скульптураның композициясе катлаулы, ул Урал таулары читендә утырган Мостай Кәрим фигурасыннан гыйбарәт булачак. Скульпторы — Андрей Ковальчук.
Һәйкәл 2020 елның 15 августына кадәр әзер булырга тиеш дип фаразлана.
Просмотров: 752