Бөек Ватан сугышы бөтен илгә кара кайгы китерде. Меңләгән шәһәрләр җимерелде, гөрләп торган авыллар юкка чыкты. Күпме аналарның газиз балаларын тартып алды ул, хатыннарны – тол, сабыйларны ятим итте.
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 176 кеше киткән, шуларның сиксәне яу кырында мәңгелеккә ятып калган.
Кызганычка, дәһшәтле сугыш елларында илнең якты киләчәге хакына үзләрен аямыйча сугышкан ветераннар бу авылда калмаган инде. Сугыш чоры балаларын да бармак белән генә санарлык. Вәли абый Хәммәдиев шуларның берсе. Сугыш башланганда аңа 11 яшь кенә була әле.
- Әтиебез Хәммәтгали Беренче гражданнар сугышыннан имгәнеп кайткан иде, шуңа аны Бөек Ватан сугышына алмадылар. Ул да, әниебез Фатыйма да, көннәрен төнгә ялгап, колхозда эшләделәр. Ә 17 яшьлек Мотыйгулла абыем фронтка китте. Хушлашканда мине күкрәгенә кочып елаганы хәтеремдә калган. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булуын сизенгәндер инде. 1942 елда баштан абыйның хәбәрсез югалуы, аннан соң һәлак булуы турында хәбәрләре килде, — дип сөйли Вәли абый.
Ул дәһшәтле елларда фронт һәм тыл бердәм булып дошманга каршы күтәрелгән. Авылда калган картлар, хатын-кызлар һәм балалар, үзләре ач-ялангач булса да, иген дә иккәннәр, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәргәннәр. Шуңа халкыбыз җиңүгә ирешкән дә.
Әле бала гына булуына карамастан Вәли дә колхозда эшли. Баштан үгез җигеп, кырда эшләүчеләргә су ташый. Басуда эш көне-төне барганлыктан, кайчакта малайның күз дә йоммаган төннәре була.
Соңрак, син елгыр малай, булдырасың, дип аны сабанчы итеп куялар. “Бу бик җаваплы эш иде. Сабан сөргәндә аны ябышкан туфрактан чистартып торырга да, тырмалау тирәнлеген күзәтеп барырга да кирәк. Төннән-төнгә кадәр эшли идек!” – дип искә ала Вәли абый.
Ә сугыштан соң Вәли Балыклыдагы тракторчылар курсларын тәмамлап, колхоз кырларын иңли башлый.
1951 елда Вәли абыйны армиягә алалар. “Безгә Сызранда ук: “Егетләр, сезне чит илгә җибәрәләр”, — дип, бик яхшы киендерделәр. Чынлап та, ике ай әзерлектән соң без Германиягә барып эләктек. Анда мин 501 санлы артиллерия-зенит полкында хезмәт иттем”, — дип сөйли Вәли Хәммәтгали улы.
Ул баштан радист буларак штабта хезмәт итә, аннан соң, үз теләге белән, шоферлыкка укып чыга. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, күптөрле бүләкләр белән бүләкләнә.
Армиядән соң егет колхозга эшкә керә. Вәли абый озак еллар тракторчы булып эшли, машина да йөртә, җирле электр станциясендә дә эшләп ала. Ә пенсиягә чыгар алдыннан 15 елдан артык Вәли абый районның газ хуҗалыгында эшләп, авылдашларына газ балоннары ташый. Әле лаеклы ялга чыккач та: “Эшләргә кеше юк, китмә инде”, — дип, җибәрми торалар.
Вәли Хәммәтгали улы кайда гына эшләсә дә үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Ул — Иске Ярмәк авылы җирлегенең Мактаулы гражданины. Тормыш иптәше Наилә апа белән дус-тату яшәп, үз көчләре, үз тырышлыклары белән көн күрәләр. Алар күпләп кош-корт үстерәләр, мал-туар асрыйлар.
Вәли абый белән Наилә апа өч балаларына да яхшы тәрбия биргәннәр. Кызлары Заидә, уллары Ильяс һәм Наил төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен корганнар, әти-әниләренә берсеннән-берсе акыллы оныклар бүләк иткәннәр.
- Бүген балалар, онык-оныкчыклар хөрмәтенә төренеп яшибез. Тормышыбыз матур, дөньябыз түгәрәк. Аллаһыга шөкер, Җиңүнең 75 еллыгын күрергә дә насыйп булды. Бу бит бер кеше гомере. Сугышлар яңадан кабатламасын иде, — дип тели Вәли абый Хәммәдиев.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1110