Президент республики будет в столице России 18 августа.
Президент Татарстана Рустам Минниханов приедет в Москву 18 августа, в эти дни здесь пройдут Дни культуры республики. Об этом сообщил замминистра культуры Татарстана Дамир Натфуллин на заседании в Кабмине РТ.
«Завершатся дни 18 августа, пройдут мероприятия с участием Президента, одно из которых — это концерт мастеров искусств, посвященный 100-летию ТАССР, в Московском международном доме музыки», — сказал он.
Дни культуры стартуют 12 августа онлайн-показом спектаклей театра Камала. В этот день артисты представят музыкальную комедию «Очарованный танцем», а на следующий — «Мой белый калфак».
В следующие дни запланированы возложение цветов к памятнику великого татарского поэта Габдуллы Тукая, финал регионального тура международного конкурса «Татар кызы-2020», а в Третьяковской галерее откроется выставка «Шедевры из Казани. От Рериха до Кандинского».
***
Татарстан Президенты Россия башкаласына 18 августта бара.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узачак республика Мәдәнияте көннәрендә катнашу өчен 18 августта Россия башкаласына бара. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР Министрлар Кабинетындагы утырышта шулай дип белдерде.
«Татарстан Мәдәнияте көннәре 18 августта төгәлләнә, бу көнне Президент катнашында төрле чаралар узачак, шуларның берсе — Мәскәү халыкара музыка йортындагы ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать осталары концерты», — диде ул.
Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре 12 августта Камал театры спектакльләрен онлайн-күрсәтү белән башлана. Бу көнне артистлар «Бию пәрие» музыкаль комедиясен, икенче көнне «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Калган көннәрдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк кую, «Татар кызы-2020» халыкара бәйгесенең төбәк туры финалы планлаштырылган, Третьяков галереясында исә «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күргәзмә ачылачак.
Просмотров: 868