Камал театры тарихындагы иң яхшы утыз спектакльне интернеттан карап була

AI3I2701Видеоязмалар театрның ютуб-каналына куелган.

Камал театры тамашачыларны ютуб-каналда спектакльләр карарга чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Ютуб-каналыбызда татар театры тарихындагы иң яхшы 30 спектакльнең видеоязмаларын карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Тизрәк безгә кушылыгыз», диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 748

Комментирование запрещено