Радио әлегә тест рәвешендә интернетта үз эшен башлап җибәргән.
11 августта татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.
URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.
«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.
Просмотров: 807