15 август – Рөстәм Мингалимнең туган көне
Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы, Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып, җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң төрле эшләрдә эшләгән. 1962 — 1967 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, үзен тулысынча иҗатка багышлый.
Шагыйрь үзенең әсәрләрендә ил, халыкны борчыган зур мәсьәләләр турында яза, шәхси кичерешләрен чор проблемалары белән бәйләп, аларны шул югарылыгыннан торып бәяләргә омтыла. Аның шигъри буяулары да үзенчәлекле — шигырьләре һәм поэмалары тормышчан детальләре, киң мәгънәле метафоралары, иркен-ирекле формалары, үзенчәлекле ритмик яңгырашлары белән җәлеп итә.
Яратам әллә ничек…
Яратам шул бу дөньяны,
яратам әллә ничек:
утлар эчеп яратам да
яратам бозлар кичеп.
Илүсәрем, ак канатым,
пар канатым син икән.
Дөнья гаҗәп матур икән,
дөнья гаҗәп киң икән!
Иртәләрем, көннәремә,
төннәремә таң калам:
мин дөньяда ямьсезгә дә
«матурым» дип әйталам.
Илүсәрем, ак канатым,
пар канатым син икән.
Дөнья гаҗәп матур икән,
дөнья гаҗәп киң икән!
Узмас сыман ачылары —
уза да әллә ничек:
яратам шул бу дөньяны,
каласын белгән өчен.
Илүсәрем, ак канатым,
пар канатым син икән.
Дөнья гаҗәп матур икән,
дөнья гаҗәп киң икән!
1986
Болай түгел идем дә бит…
Болай түгел идем дә бит,
Үзгәрдем шул инде мин;
Һәр тар юлны тар димимен,
Һәр киң юлны киң димим.
Болай түгел идем дә шул,
Үзгәрдем бит инде мин;
Һәр ялгызны ялгыз димим,
Һәр парлыны пар димим.
Мин болай түгел идем лә,
Нишләттең мине, дөнья? —
Дөреслекне аңлаттыңмы,
Керттеңме ялгыш юлга?
1972
Гел кабатлыйм шулай
Ялантәпи узган көннәргә
Әйләнәм дә кайтам
сагынып.
Талларымнан телгә бал
тама,
Елгаларга йөрим табынып.
Йолдызым, Камышлым,
Гел кабатлыйм шулай, гел
генә.
Йолдызым, Камышлым,
Әй туган як кынам, бергенәм.
Тәкъдиремә язган икәнсез
Адашмаска миңа читләрдә.
Җиргә сыймас олы
шатлыгым,
Кычкырасы килә күкләргә.
Йолдызым, Камышлым,
Гел кабатлыйм шулай, гел
генә.
Йолдызым, Камышлым,
Әй туган як кынам, бергенәм.
Әнкәм исе килә гөлләрдән,
Исләренә җаным исерә.
Кәгъбәләрдән изге җир
булса,
Сез генә ул аннан изгерәк.
Йолдызым, Камышлым,
Гел кабатлыйм шулай, гел
генә.
Йолдызым, Камышлым,
Әй туган як кынам, бергенәм.
1995
Туган-үскән якларда
Туган-үскән якларда,
иркәләнеп җилләргә,
уздым бер бала сыман
каенлык арасыннан.
Күзләрең карар сыман
каенлык арасыннан.
Туган-үскән якларда,
изү ачып җилләргә,
уздым сулар буеннан,
суда камыш куерган.
Күзләрең карар сыман
камышлык арасыннан.
Туган-үскән якларда,
күптән узган чаклардай,
уздым бер бала сыман
арышлык арасыннан.
Күзләрең карар сыман
арышлык арасыннан.
Карамады күзләрең,
тик һаман да без әле
икәү барабыз сыман
каенлык арасыннан…
Арышлык арасыннан…
Камышлык арасыннан…
1983
Иртә
Төн эчендә бу җирләрдә,
Бу тормышта ни булмас?!
Офыктан баш сузып карый
Дөньяга кызыл Кояш.
…Идел буе талларыннан
Суга яфрак коела…
Ярга килеп сары көймә
Яфрак кебек сыена…
Комлы җирләр — кичәгедәй,
Кисешә шул ук юллар;
Таулар исән, шәһәрләр сау,
Төркем-төркем авыллар.
Гүя төнлә бу дөньяда
Кыен хәлләр булмаган;
Ялгыш кына кулдан төшеп,
Көзге дә ватылмаган…
Юрга килә куе кызыл —
Кояштан туган микән?!
Гашыйкларның төнге сере —
Үзәндә томан микән?!
Бу бакчага, иртүк торып,
Теге кызчык ник чыккан?
Күрше йорты — койма аша,
Койма буе — кычыткан.
Койма аша карагандай,
Күрше малай — гашыйк баш,
Офыктан баш сузып карый
Дөньяга кызыл Кояш.
1973
Бардыр
Бардыр чын йөзе
тормышның,
Тик мин аны күрмәдем.
Аның йөзе минем алда
Һаман торды үзгәреп.
Һаман миңа күрсәтте ул
Битлекле йөзен генә.
Шулай да яхшы бүгенге
Тормышым йөзе менә.
Бәлки, калган гомеремне
Шушында үтәрмендер.
Барыбер, артыма карап,
Сагынмам үткәнемне.
Сагынмам бала чагымны,
Югалтып әтиләрне,
Сугыштан үлем хәбәре
Кайтаручы җилләрне.
Җилне бүлеп, әкият сөйләп
Юатты әнкәй безне —
Әкиятне үзенә йотып
Күренде тормыш йөзе.
Күренде: вакыт — Газраил,
Һәм кояш тәмуг иде;
Ә җир ясалып бетәргә
Торучы табут иде…
Бардыр чын йөзе
тормышның —
Мин күргәннән үзгәсе.
Бүгенге йөзе — ярыйсы, —
Шул яхшыга үзгәрсен.
1967.
Просмотров: 1106
Рэфкать абый Ростэм Мингалимны бмктэ хормэтли иде. . Урыннары жэннэттэ булсын. Амин.