9 августта Самара Арена стадионы янындагы «Соңгы миля» дип аталган аллеяда өлкә Төзелеш министрлыгы тарафыннан һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара оештырылган иде. Әлбәттә, бәйрәмдә губернатор Дмитрий Азаров та катнашты.
Аллеяда Самара өлкәсенең сигез әйдәп баручы төзелеш оешмасы үзләренең күргәзмә экспозицияләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында «Вира» компанияләр төркеме дә бар иде. Оешма хәзерге вакытта төзелеп килүче Октябрь районындагы Сигезенче радиаль, Тихвинский, Гастелло урамнары чикләрендә урнашкан «Атмосфера», шулай ук Октябрь районында Санфирова, Карл-Маркс урамнары киселешендәге «Капитал Парк» һәм Куйбышев районында Самарка һәм Татьянка елгалары тоташкан гаҗәеп матур урындагы «Ике елга» торак комплексларын тәкъдим итте.
«Вира» төркеме презентациясен губернаторга Минәхмәт Мидхәт улы һәм Рамил Минәхмәт улы Хәлиулловлар күрсәттеләр. Компания заманча төзелеш трендларына туры килергә тырыша. Яңа йортларда коляска белән керү өчен якты коридорлар, кышкы уен бүлмәләре, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен аджилити зоналары (махсус җиһазландырылган), хәтта өйгә керер алдыннан аларны коендыру өчен «щенячий душ» кебек җайланмалар да бар.
Дмитрий Азаров торак комплексларны зур кызыксыну белән карап чыкты һәм төзү компанияләренә үсеш теләде. Оешма җитәкчеләре губернаторны 50 еллык юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
Тантана ахырында өлкә башлыгы булачак ябык футбол манежы урынына капсула салып калдырды.
Просмотров: 1015
миля нэрсэ икэнен белмим