Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлек башланды
10 августтан театрыбыз, җиң сызганып, Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль премьерасына әзерлекне башлады. Спектакльне Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Щепкин училищесын һәм ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куячак.
Премьера тамашачыларның күңелен яулар, театрыбызга уңыш китерер дип көтәбез! Хәерле сәгатьтә!
Просмотров: 947