Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә

820710a135ad91d977f64f65Китап 1 ноябрьгә – Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла. 

Танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә. Бу хакта күренекле җәмәгать эшлеклесенең вафатына 40 көн булган уңайдан аны искә алу мәҗлесендә Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин хәбәр иткән.

«Без Фәрит Гыйбатдинов хакында истәлекләр китабы әзерли башладык. Шактый күп материал җыелды, әле эш дәвам итә. Бу изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз — истәлекләрегез белән уртаклашыгыз», — дип мөрәҗәгать иткән ул мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегаларына.

Китап 1 ноябрьгә — Фәрит Гыйбатдиновның туган көненә чыгарылыр дип планлаштырыла.

Татарстан һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның вакытсыз вафат булуына кырык көн узды һәм шул уңайдан Коръән мәҗлесе уздырылган. Мәҗлесне Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин оештырган. 
Мәҗлескә мәрхүм белән озак еллар бер юнәлештә эшләгән коллегалары — Чабаксар шәһәрендәге төрле милли оешмаларның җитәкчеләре чакырылган иде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 907

Комментирование запрещено