По мнению главного редактора издания Радика Сабирова, сейчас читатель прежде всего ищет в газете красоту.
Тридцать лет назад, 17 августа 1990 года, вышел сигнальный номер газеты «Шахри Казан». Ее нынешний главный редактор Радик Сабиров рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ», чего именно ждет читатель от издания.
По словам собеседника агентства, аудитория газеты прежде всего ищет в ней красоту. «Самые популярные темы в интернете – это шоу-бизнес и трагедии, а читатель газеты не любит эти темы. Раньше в нашем издании была криминальная рубрика. Мы попробовали вернуть ее в качестве одной колонки, но читатель не принял. Сразу же пришла обратная связь», – пояснил он.
Главный редактор отметил, что аудитория с удовольствием читает полезные советы, рубрику «Вопрос-ответ» и публикации на тему религии.
«Не надо лишать людей чтения, потому что народ заново начал читать. Это было очень заметно во время пандемии. Боялись, что будет тяжело, а у читателей, наоборот, возникла потребность», – подчеркнул Сабиров.
Вспомнил главред «Шахри Казан» и о временах возникновения газеты. «Тогда разговоры темы о судьбе нации были актуальны и уделялось большое внимание литературе. Возможно, это было связано с тем, что в редакции работало много поэтов», – предположил он.
***
«Шәһри Казан», замананың кырыс җилләрендә аумый-егылмый аягыңда нык басып калып, меңәрләгән милләттәшеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, киләчәккә өмет белән карап, күпсанлы укучыларын сөендереп, шөкер, бүген дә яши. Яшьнәп яши.
1990 елның 17 августы. Бу көнне, моннан нәкъ 30 ел элек чын мәгънәсендә халыкның үз газетасы булып танылган “Шәһри Казан”ыбызның беренче саны чыккан. Хәтерләсәгез, милли азатлык хәрәкәте киң җәелгән чор бу. Шау-гөр килгән еллар. Хәзер, өч дистә елдан соң, үткәннәргә борылып карап, бу бик кирәкле һәм бик тә вакытлы эшнең чишмә башында торган мөхәррирләргә, хәбәрчеләргә, коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ярый әле, татар матбугатының тагын бер җигелеп тартыр атын тудырганнар. Халыкның мәнфәгатен кайгырта, аның белән бер аяктан атлап, бер һаваны сулый торган өр-яңа басмага нигез салганнар.
Җиңел булгандыр дип әйтеп булмый. Беренчеләргә – башлап йөрүчеләргә һәрвакыт авыр бу дөньяда. Тик максатлары булганнар авырлыктан курыкмый. Аннары ул авырлыклар узган гасырда ук калган, күбесе онытылган. Ә менә алар башлаган эш “Шәһри Казан” гасырларны кичеп, бүгенге кадәр килеп җиткән. Замананың кырыс җилләрендә аумый-егылмый аягыңда нык басып калып, меңәрләгән милләттәшеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, киләчәккә өмет белән карап, күпсанлы укучыларын сөендереп, шөкер, бүген дә яши. Яшьнәп яши. Утыз ел дәвамында баш мөхәррирләре, хәбәрче журналистлары алмашынып торса да, кыйбласы бер газетабызның. Ул халык кыйбласы белән тәңгәл. Уңышларының, озын гомеренең сере дә шунда.
“Шәһри Казан” мәктәбен төрле елларда узган каләмдәшләребезне, элеккеге һәм хәзерге укучыларбызны да бүгенге зур бәйрәм белән котлыйбыз. “Киләчәктә дә бергә булсак иде!” — дигән теләктә калабыз.
Просмотров: 823