Күргәзмәдә экспозиция өчен махсус сайлап алынган 48 картина тәкъдим ителгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән авангардистлар эшләре күргәзмәсен ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе коллективына һәм директоры Зөлфирә Трегуловага күргәзмәне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Газиз республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына без чын күңелдән рәхмәтлебез. Без бүген горурланган казанышлар һәм уңышлар халкыбызның бай мәдәни мирасы кыйммәтләренә нигезләнгән», — дип искәртте ТР Президенты.
Третьяков галереясендә ачылган күргәзмә «Казаннан гүзәл әсәрләр. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дип атала. Модерн һәм авангард чорындагы сәнгать коллекциясе — Казанда 1920 елдан формалаша башлаган һәм илдә ХХ гасыр башындагы иң танылган сәнгать коллекцияләренең берсе. Күргәзмәдә экспозиция өчен махсус сайлап алынган 48 картина тәкъдим ителгән.
Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре уза.
***
На выставке представлены 48 живописных полотен, специально отобранных для экспозиции.
Президент Татарстана Рустам Минниханов принял участие в открытии выставки работ авангардистов из коллекции Госмузея изобразительных искусств Татарстана. Об этом сообщили в пресс-службе руководителя республики.
Рустам Минниханов поблагодарил коллектив и директора Третьяковской галереи Зельфиру Трегулову за оказанную помощь и содействие в организации выставки.
«Мы искренне благодарны всем поколениям татарстанцев, внесшим весомый вклад в становление и развитие родной республики. Успехи и достижения, которыми мы сегодня гордимся, основаны на ценностях богатейшего культурного наследия нашего народа», — отметил Президент РТ.
Открывшаяся в Третьяковской галерее выставка называется «Шедевры из Казани. От Рериха до Кандинского». Представленная коллекция искусства эпохи модерна и авангарда, которая начала формироваться в Казани с 1920 года, — одна из самых известных коллекций искусства начала ХХ века в стране. На выставке представлены 48 живописных полотен, специально отобранных для экспозиции.
В столице России проходят Дни Республики Татарстан.
Просмотров: 840
Т.Галер.Безнен Татарларга урын бирэлэр икэн бу зур казаныш.Аныэшлэргэ бик тырышырга коч куярга кирэк.РЭХМЭТ.