Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.
«Мөселман календаренең башлангыч ноктасы булып кешелек тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе — Рәсүлебезнең ﷺ Һиҗрәте тора. Һиҗрәтнең Аллаһы ризалыгы өчен азатлыкка һәм дин ирегенә ирешү юлының башы булып торуында бернинди шик юк. Хактыр ки, аның максаты Ислам турында кешеләргә ишеттерү һәм тарату булган.
Мөэмин-мөселманнар Һиҗри буенча яңа елны әнә шулай — Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтенә һәм Аның сансыз нигъмәтләренә шөкер кылып, сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм сәхабәләр каһарманлыгын олуглап каршылый. Дин кардәшләребез алдагы 12 айда иманнарын тагын да куәтләп, туры юлда игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын һәм рәхмәтен алырга зур өметләр баглыйлар.
Мөселман календаре буенча яңа 1442 ел башлану алдыннан Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәт ирештерүен, безнең игелекле гамәлләр кылу ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын бирүен, илебезгә һәм республикабызга тынычлык, иминлек, бар мөселман өммәтенә бәрәкәт ирештерүен сорап догалар кылам», диелгән мөфтинең котлавында.
***
Точкой отсчета мусульманского календаря является Хиджра — переселение пророка Мухаммада и его сподвижников из Мекки в Медину.
Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин поздравил мусульман республики с наступающим Новым 1442 годом по Хиджре. Об этом сообщает пресс-служба ДУМ РТ.
Хиджра — переселение пророка Мухаммада и его сподвижников из Мекки в Медину — является точкой отсчета мусульманского календаря. Благодаря этому ислам смог открыться всему миру, отметил Камиль хазрат Самигуллин.
«Мусульмане встречают Новый год, воздавая хвалу Аллаху, воспевая мужество его посланника и сахабов, и надеются, что смогут в предстоящие 12 месяцев календаря Хиджра укрепить свой иман, совершить благие деяния на прямом пути ислама и получить за них милость и довольство Создателя», — подчеркнул муфтий РТ.
В заключение он заявил, что молит Аллаха о благополучии единоверцев, благословении их дел и намерений, мире и спокойствии во всем исламском мире.
Просмотров: 833