Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа ел бәйрәмен каршылаячаклар

870-123 августта Казанның Иске Татар бистәсендә ай календаре буенча яңа 1442 елны (Хиҗри) бәйрәм итү узачак. 

23 августта Казанның Иске Татар бистәсендә ай календаре буенча яңа 1442 елны (Хиҗри) бәйрәм итү узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм Апанай мәчете территориясендә һәм аның янәшәсендәге Каюм Насыйри урамында узачак.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар һәм гарәп телләрендә вәгазь һәм дини җырлар ишетә алачак. Бәйрәмдә татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырачак милли эшләнмәләр күргәзмәсе эшләячәк. Җирле һөнәрчеләр мастер-класслар уздырачак. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен тематик мәйданчыклар оештыру планлаштырыла. Шулай ук фудкорт ачылачак, анда теләгән һәркем милли ризыкларны татып карый ала.

Чараны «Иман» мәдәни-агарту үзәге «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Идел» республика яшьләр үзәге белән берлектә уздыра.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Чарада санитар-эпидемиологик таләпләр сакланачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 950

Комментирование запрещено