Татарстанда 2024 елга кадәр Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга планлаштыралар

1[1]Бер скульптура Казанда Татарстан һәм Тукай урамнары чатында, икенчесе Биектау районының Олыяз авылында урнаштырылачак. 

Татарстанда 2024 елга кадәр татар җырчысы, композитор һәм актриса Сара Садыйковага ике һәйкәл куярга ниятлиләр.Тиешле карарны Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Халык һәйкәлләр кую өчен җыеннарда тавыш бирде.

«ТР муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннары һәм VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү» проекты аша кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча 2020 — 2024 елларга чаралар комплексын («юл картасын») расларга», – диелә документта.

Олыяз авылында беренче скульптураны Биектау районы башкарма комитеты килешү буенча 2022 елда урнаштырырга тиеш.

Икенче һәйкәл килешү буенча Казан Башкарма комитеты Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендә 2024 елда куелачак. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 879

Один комментарий

  1. КлараСунгатулина Гайдельшинова в пишет:

    Зууур талант иясе!Сара апа лаек хормэткэ!