«Бердәмлек» газетасыннан, 22 август, 2020 ел

i2

газизоваСамара шәһәре,

Киров проспекты

Рәхилә Шакир кызы

Газизовага – 75 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәк­ләребездән чыккан иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Авыр тор­мыш юлындагы барлык киртә­ләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес ки­ңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт!

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                       иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                               син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                               сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән улла­рың, киленнәрең, оныкларың.

* * *

Рәхилә Шакир кызы

Газизовага!

Кадерле апабыз! Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Яныңда һәрвакыт хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сә­ламәт һәм бәхетле бул!

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                     булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                         үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Изге теләкләр белән энең Фатыйх, киленең Әлфирә, кыз­лары Раилә, Руфия, Рания гаиләләре белән.

* * *

Рәхилә Шакир кызы

Газизовага һәм Нурия

Шакир кызы Әхмәдуллинага!

Кадерлеләребез! Без сезне ихлас күңелдән туган көннәрегез белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман бай­лыгы насыйп итсен. Гомер юлла­рыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Җир йөзенең бөтен

                           матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең

                                             дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Сәламәтлек ташламасын

                                            сезне,

Һәрбер көнегез үтсен

                                 бәхеттә.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын киләчәктә.

Абыйларыгыз Фатыйх, Җәгъфәр, апаларыгыз Рәшидә, Рәйхана, сеңелләрегез Солтания, Кад­рия, энекәшләрегез, се­ңелкәш­ләрегез һәм оныклары.

* * *

Похвистнево районы,

Журавлиха авылы

Нурия Шакир кызы Әхмәдуллинага!

Кадерле сеңелебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче булып озын-озак еллар яшәвеңне телим. Сәламәтлек, җан ты­ныч­лыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                        син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                           нуры

Балкып торсын, мәңге

                                   сүнмәсен.

Изге теләкләр белән абыең Фатыйх, җиңгәң Әлфирә, кызлары Раилә, Руфия, Ра­ния гаиләләре белән.

* * *

Татарстан Республикасы,

Балык бистәсе

Анна Ивановна

Степановага — 90 яшь!

Хөрмәтле әбиебез 1930 елда Татарстанның Казаклар Чал­лысы (Козяково-Челны) авы­лында туган. Әбиебезнең ба­лачагы бик авыр елларга туры килә. Сугыш елларында да, аннан соң да ул колхозда эшли, “Хезмәт ветераны” исемендә лаеклы ялга чыга. “Озак яшәү сере нәрсәдә?” – дип сорасак, ул: “Хезмәттә, балалар”, — дип җавап бирә. Әбиебезгә әле дә 90 яшь димәссең: яшьләрдән бер дә калышмый — бакчасында эшли, кышын кар чистарта, җәен урманда җиләк һәм гөмбә җыя. Гаиләдә бер генә вакыйга да аның катнашыннан башка узмый. Без бетен эшне әбиебез белән киңәшеп эшлибез, аның сүзләренә колак салабыз. Ул балалар үстереп зур тормышка чыгарды, оныкларын тәрбияләште, хәзер инде оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә.

Без яраткан әбиебезне чын күңелдән туган көне белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Кадерле, газиз ке­шебез! Сау-сәламәт бул, безнең мәхәббәткә һәм хөрмәткә тө­ренеп яшә!

Зур хөрмәт белән Самарадан Гороховлар гаиләсе.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Нурсалих Мөхәмәтсафа улы Кәримовка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, киңәш биреп торуың өчен сиңа мең рәхмәт.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                         иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                             син,

Уйладың син иртән, кичен дә,

Шатлык-куанычлар,

                       сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Син булганда, әти, без

                                     бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле

                                           бул,

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңһәм барлык туганнарың.

* * *

шаяхметов на 22 авгПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Галимҗан Миргабиҗан улы ШӘЯХМӘТОВка!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтием, яраткан энебез, киявебез, абыебыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең тормыш хәзинәбез! Аллаһы Тәгалә сиңа иң мөһиме – исәнлек, җан тынычлыгы бир­сен, һәр туачак таңнарың якты-нурлы булып атсын! Син безнең кояшыбыз!

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле

                                            син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә!

Тормыш иптәшең Хәдичә, улың Булат, туганнарың — Са­лихҗан, Нәҗибә, Рәхим­җан, Галимә, Мәрьям, Илгизәр, Изи­лә, Нияз һәм аларның балалары – Азат, Артур, Марат, Ринат, Альбина, Рамил, Камил.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Халит Габделхәй улы Асылгәрәевка – 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның бар­лыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең

                                         диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы

                               сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Бабаң, әбиең, тормыш иптә­шең Зөл­фия, кызың Зөл­фирә гаи­ләсе белән, улың Рамил, бал­дыз­ларың Гөлфия, Нәфия гаи­ләләре белән, кай­нешең Фәнис.

 

 

Просмотров: 1225

Комментирование запрещено