Татарстан киносы көннәре Казанда һәм муниципаль районнарда 24 – 30 августта үткәреләчәк.
Татарстан киносы көннәрендә «Мир» кинотеатрында фильмнар башланыр алдыннан татар артистлары белән очрашулар булачак. «Татар-информ»да Татарстан киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясе үтте.
«Без Татарстан киносы көннәре программасын „Кино+музыка“ проекты белән берләштердек. Былтыр Камал театры белән бергә „Кино+театр“ акциясе уздырган идек. Быел музыка белән эш итәбез. Татарстан киносын музыкаль яктан бизәгән артистларны чакырдык», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.
«Татарстан киносы көннәрендә һәр көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан кинематографиясендә катнашкан композиторлар, артистлар белән иҗади очрашулар булачак», — диде ул.
Татарстан киносы көннәрендә ТР халык артисты Вил Усманов, ТР атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева, Айгөл Бариева, артистлар Гөлназ Галимуллина, Асылъяр, Гүзәл Сибгатуллина белән очрашулар була.
Просмотров: 791