Бүген Муса Җәлилне җәзалап үтерүгә 76 ел тулды / 76 лет назад был казнен татарский поэт Муса Джалиль

Jalil76 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 (2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.

1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.

1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. 

1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган «Идел-Урал» легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буенда яшәгән милләт вәкилләрен, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшкә, ә икенче өлеше Көнбатышка җибәрелә.

Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла, җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. 1957 елда Ленин премиясенә лаек була.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

«Татар-информ».

* * *

Муса Джалиль (Залилов) родился (2) 15 февраля 1906 года в деревне Мустафино Оренбургской области. Учился в духовной мусульманской школе «Хусаиния» в Оренбурге.

В 1919 году Муса Джалиль стал комсомольцем, в 1925 году вышел из печати его первый стихотворный сборник «Мы идем». В 1927 году он стал москвичом, в 1929 году вышел из печати второй сборник «Товарищи».

Муса Джалиль учился в Московском государственном университете, на литературном факультете, после окончания которого с 1931 года был редактором татарских журналов для детей, заведовал отделом литературы и искусства татарской газеты «Коммунист», выходившей в Москве. В 1934 году были выпущены два сборника стихов Джалиля: «Стихи и поэмы» и «Орденоносные миллионы».

С 1935 года Муса Джалиль заведовал литературной частью татарской студии, образованной при Московской государственной консерватории им.Чайковского. В 1938 году открылся Казанский оперный театр, и Джалиль писал оперные либретто для этого театра – «Алтынчэч» («Золотоволосая») и «Девушка-рыбачка».

В 1939 году Джалиль возглавил правление Союза писателей Татарии. С началом Великой Отечественной войны поэт ушел на фронт, в 1942 году попал в плен. Находясь в тюрьме, он продолжал писать стихи, которые вошли в цикл «Моабитские тетради». Они были вынесены на свободу его сокамерниками и в 1957 году удостоены Ленинской премии.

Муса Джалиль был казнен 25 августа 1944 года в Берлине.

«Татар-информ».

Просмотров: 1332

Комментирование запрещено