Коронавирус булу сәбәпле, Россиядә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре быел онлайн күрсәтелде.
Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова быел онлайн форматта үткәрелгән милли бәйрәмнәр хакында нәтиҗә ясады. Ул Сабантуйны Интернет аша бер миллионнан артык кеше караганлыгын әйтте. Бу хакта урынбасар Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде.
«Туры эфирларыбызны караучыларның саны бермә-бер артуы күзәтелде. Барлык бәйрәмнәрдән чыгып санасак, чараларның гомуми саны 4 меңнән артып китә. Онлайн форматта милли бәйрәмнәрне барлыгы 3 миллионнан артык тамашачы караган. Караучылар саны буенча Сабантуй бәйрәме иң югары баскычта, аны бер миллионнан артык кеше караган, Каравонны 600 меңнән артык кеше күзәткән», — диде ул.
Наталья Мясникова бәйрәм марафоны Каравон белән башланып киткәнен әйтте. Алга таба Семык, Гырон-быдтон, Иван Купала, Сабантуй, Питрау һ.б. бәйрәмнәре булган. «Һәр чарада мастер-класс, онлайн-лекцияләр, семинарлар кертелде. Теләүчеләр төрле халыкларның милли ризыкларын әзерли, милли киемнәр тегә, туры эфирдан милләттәшләре белән аралаша алды», — дип сөйләде ул.
«Моннан тыш, без концерт программасын да саклап калдык, алар бәйрәм көнне турыдан-туры эфирда күрсәтелде. Шуның нәтиҗәсендә, аккаунтларыбызга кушылучылар өстәлде. Онлайн формат бәйрәмнәребезгә кунакларның санын, географиясен арттыру мөмкинлеген бирде. Россия төбәкләреннән, Англия, Беларусь, Германия, АКШ, Украинадан кушылучылар булды», — ди ул.
Наталья Мясникова Интернетта урнаштырылган барлык язмалар социаль челтәрләрнең архивында сакланачак дип ышандырды. «Бәйрәмнәрне оффлайн үткәргән очракта да, онлайн форматны онытырга ярамый», — дип өстәде ул.
Просмотров: 701