«Бердәмлек» газетасыннан, 29 август, 2020 ел

169953036-img_20170213_141015_452

нигматуллинСамара шәһәре,

Победа урамы

Фәнис Фәрит улы Нигъмәтуллинга – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабам! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәла­мәтлек, күңел тынычлыгы, кай­гы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бә­хете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                            син,

Уйладың син гомер эчендә.

Онытмабыз, әти, һичбер

                                       вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Авырлыклар туса тормышта,

Киңәш сорап сиңа киләбез.

Дөрес юлга бастырырдай

                                        сүзләр

Әйтәсеңне алдан беләбез.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Дания, бала­ларың Алсу, Айсылу, Фирдәүс, оныгың Эмиль.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Гөлҗиһан Әбуталип кызы Кәримовага – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шат­лыкта яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә кылган изгелек­ләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Артта калган еллар төрле

                                       булган,

Шатлыгы да, булган кайгылар.

Без телибез сиңа олы бәхет,

Озын юллар, бетмәс

                             шатлыклар.

Изге теләкләр белән ки­ле­нең Рушания балалары белән.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Сәрия Рәфыйк кызы

Туктаровага — 80 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз! Без сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Ал­дагы көннәреңдә дә сәла­мәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның, онык­чыкларыңның игелеген кү­реп, рәхмәтләргә һәм рәхәт­ләргә төренеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                       көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык

                                         белән

Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, онык­чыкларыңһәм кодаларың.

* * *

Самара өлкәсе,

Отрадный шәһәре

Гөлфинур Зәйнетдин кызы Моратовага – 65 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен.

65 яшь – олы юбилеең,

Күңелләрдә калыр уелып.

Озак яшә, сеңелебез, бәхетле

                                           бул,

Без килербез һәр ел җыелып.

Изге теләкләр белән җиз­нәң Ракит, апаларың Галимә, Әлфия гаиләләре белән.

* * *

сагировПохвистнево шәһәре,

Фурманов урамы

Азат Тәгъзим улы

Сәгыйровка – 50 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Матур юбилеең белән

                       тәбриклибез

50 яшең тулган көнеңдә.

Олы бәхет, ныклы сәламәтлек

Юлдаш булсын алдагы көнеңдә.

Юбилейлар кабатлана тора,

Ләкин кире кайтмый үткәннәр.

Киләчәк гомерең игелекле

                                      булсын,

Тормышка ашсын изге

                                 теләкләр.

Изге теләкләр белән абыең Марат, киленең Сәмига, сеңелкәшләрең Эльмира, Роза һәм Марат, Илфат, Данир, Диана, Азалия.

 

Просмотров: 1337

Комментирование запрещено