Камышлы районы Иске Усман авылы башлыгы Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллинның вафаты сәбәпле гаиләсенең, туганнарының һәм авыл халкының кайгысын уртаклашабыз.
Узган елны “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Иске Усман авылында командировкада булып, авыл җирлеге тормышы турында күләмле мәкалә әзерләгән иде. Мидхәт әфәнде хезмәттәшебезне үзе каршы алып, авыл белән таныштырып йөргән иде. Район үсешенә өлеш керткән уңган, булдыклы якташлары белән таныштырганда, аның һәрберсе турында горурлык хисе белән сугарылган җылы сүзе табылуы сокландырды. Авыл халкының да җитәкчене хөрмәт итүе күренеп торды.
Ә ел башында, “Бердәмлек” газетасының 30 еллыгы кысаларында, газета хезмәткәрләренә Иске Усман авылына барып чыгарга насыйп булды. Мидхәт әфәнденең бу юлы да безне колач җәеп каршы алуы, өлкә татар газетасы турында саллы фикерләр әйтүе һич хәтердән чыкмый. Ана телен, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклау һәм үстерү мөһимлеге турында да бик дөрес сүзләр әйткән иде ул.
Көләч йөзле, ачык күңелле кеше, көчле һәм акыллы җитәкче Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин күңелләребездә шулай сакланып калыр…
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.
Просмотров: 1359
Мидхат абый ашыгып киттен арабыздан.
Каберен иркен, гурен якты булсын,
Урынын, булсын ож,мах турендэ,
Авыр туфрагын, ж,инел булсын. Амин!
Югалтулар авыр haр чакта
Барыбызга, туганнарыма, бэтен авылдашларыма да сабырлык бирсен ходаем.
Allah rəhmət eləsin!
Кунел ошанмый. Урыныгыз ожмах турендэ булсын Мидхат Исламутдинович…
Сирэк очрашулардан да жылы, якты истэлек калды.. Рухыгыз ожмахта булсын, Мидхат абый…
Авылны ,,этисез,,калдырдын мидхэт абый …
Урыны жэннэттэ булсын