Радий Хәбиров Казанда һәм Уфада иҗади яшьләр очрашуларын оештырырга тәкъдим итте

photo_2020-08-27_12-19-08Башкортстан Башлыгы «Созвездие-йолдызлык» проекты белән кызыксынуын әйтте.

Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортстанның иҗади яшьләренә, уңышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен, ел саен очрашып торырга кирәк дип саный. Бу фикерен ул элекке Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясен ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте.

«Яңартылган бинага сокланып карыйм. „Созвездие-йолдызлык“ үзе дә бик кызыклы проект. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, мәдәният министрларыбызның аралашуын теләр идем. Ел саен талантлы егет-кызларыбызны очрашуга чакырып калабыз. Проектны бер ел Уфада, икенче ел Казанда чиратлаштырып та үткәрергә мөмкин. Башкортстандагы балаларыбыз Татарстан балалары белән дә аралаша алсын иде. Дуслык булганда гына барысы да җайга салына», — диде Радий Хәбиров.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 654

Комментирование запрещено