Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

79d99df6-a3c0-40f8-800d-8e1a6fc2fe9fҖырчыга куелган һәйкәлнең скульпторы — Фәнил Вәлиуллин. 

Актанышта татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзаловага (1933-2017) һәйкәл ачылды. Ул җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында куелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ». 

Тантанада җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, кунаклар катнашкан. Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 705

Комментирование запрещено