Juna төркеме татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлардан альбом чыгара

4BED3B2C-99D7-46E7-A82B-A4052235F361_cx3_cy0_cw89_w1023_r1_sКомпозицияләр татар көен, рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк. 

Казанның Juna төркеме «Amanat» альбомын чыгара. Ул хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлардан торачак.

Альбомның исеме символик, чөнки «әманәт» сүзе «саклауга бирелгән» дигәнне аңлата.

Альбомның композициясенә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов һәм ХХ-XХI гасырның башка татар шагыйрьләре иҗаты кертелгән. Җырларда татар көен һәм рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк.

«Дуслар. Альбом чыга, аңа сез акча җыярга ярдәм иттегез. Үзебез дә ышана алмыйбыз», — дип шатлыклары белән уртаклашты төркем әгъзалары «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми биттә.

Альбом 23 октябрьдә музыкаль киңлекләрдә барлыкка киләчәк. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 666

Комментирование запрещено