«Бердәмлек» газетасыннан, 17 октябрь, 2020 ел

3

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рөстәм Габдерәшит улы Асылгәрәевка – 50 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез! Без сине ихлас књңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Ярты гасыр дисәң, күп булыр

                                               күк.

Илле дисәң, бик аз тоела.

Үтте гомер аккан сулар

                                       кебек,

Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар бергә

                       кушыла-кушыла,

Барысы бергә коя диңгезгә.

Туган йортка, туган нигезгә

Җыясың син шулай безне дә.

Иң изге, якты теләкләр белән тор­мыш иптәшең Раи­лә, кыз­ларың Равилә, Рания, Руфилә, киявең Илһам.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Мәдинә Галимҗан кызы

Шабаевага!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Туган көнең, әни, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миргалифән, балаларың Фәгыйль, Гөлия, киленең Лилия, оныкларың Рафаэль, Даниэль, Тимур.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәкимә Сафиулла кызы

Бахметовага — 90 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

Сиңа рәхмәт сњзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Њстердең син безне, кеше

                                       итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Изге теләкләр белән кыз­ларың, кияүләрең, онык­­ларың.

* * *

Самара шәһәре,

Владимирский урамы

Ришат Рәшид улы

Абдрахмановка — 35 яшь!

Кадерле улым, абыебыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлектә-саулыкта, тыныч тормышта, шат­лыкта, муллыкта, рәхәттә яшә­веңне телибез. Ярдәмең, булыш­лыгың өчен чиксез рәх­мәтлебез сиңа.

Гомереңнең бигрәк матур

                                          чагы,

35 яшь бит — әле бары гомер

                                       башы.

Ирешерсең максат-теләгеңә,

Яннарыңда булса юлдашың.

Изге теләкләр белән әниең Миңнур, сеңелеңӘлфия, кия­вең Ринат.

 

Просмотров: 1189

Комментирование запрещено