Самара шәһәре,
Александр Матросов урамы
Рәйханә Нәүмән кызы Әхмәтовага – 80 яшь!
Кадерле, яраткан, сөекле әниебез, әбиебез! Ихлас күңелебездән сине туган көнең — олуг юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, бәхетле, шатлыклы озын гомер телибез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
“Әни!” диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән балаларың Наилә, Әлфия, Ринат, киявең Хәйдәр, киленең Асия, оныкларың Румия, Равил, Азат, Дания.
* * *
Кошкы районы,
Җүрәй авылы
Сәрия Хәмит кызы Камалетдиновага — 71 яшь!
Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең озынын телибез. Туар таңнарың өметле, көннәрең тыныч, гомер юлың кояш кебек якты булсын. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Яшә, әни, бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән улың Рәшид, киленең Рәсимә, оныкларың Римма, Ләйсән, Камилла, Диана, оныкчыкларың Алинә һәм Руфинә.
* * *
Самара шәһәре,
Теннисный урамы
Ринат Исмәгыйль улы һәм Гөлфирә Рәис кызы Аксяновларга – 45әр яшь!
Кадерлеләребез! Сезне юбилейларыгыз һәм бергә 23 ел гомер итүегез белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Тормыш дилбегәсен ныклап тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Изге теләкләр белән Иске Ярмәктән әтиегез Таһир, әниегез Сафия, улларыгыз Марат, Алмаз, Самарадан апагыз Лилия, җизнәгез Ришат балалары белән һәм барча туганнарыгыз.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Хәлилулла Сафиулла улы һәм Галимә Абдулла кызы Хәсәновларның
бергә гомер итүләренә – 59 ел һәм Яңа ел белән!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне бәйрәмнәр белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кешесез.
Иң изге, матур теләкләр белән кызыгыз Халидә, киявегез Юра, оныгыгыз Олеся, оныкчыкларыгыз Марат, Дамир һәм барча туганнарыгыз.
* * *
Хәлилулла Сафиулла улы һәм Галимә Абдулла кызы Хәсәновларның
бергә гомер итүләренә – 59 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне истәлекле юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Балаларыгыз, оныкларыгыз бүген,
әйтә: «әткәй-әнкәй, зур рәхмәт!»
Гомер буе безнең белән бергә
Яшәсәгез иде шат-рәхәт.
Изге теләкләр белән кызларыгыз Мөнирә, Әдилә, оныкларыгыз Сабина, Рөстәм.
* * *
Похвистнево районы,
Венера авылы
Тәлгать Галимулла улы Гарифуллинга – 80 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
80 яшь — ул әллә ни күп түгел,
Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әминә, улың Салават, киленең Рита һәм онык-оныкчыкларың.
* * *
Самара шәһәре,
Революционный урамы
Минзәйнәп Вагыйз кызы Хәсәновага — 70 яшь!
Кадерле әнием! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйм. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән кызың Исламия.
* * *
Похвистнево районы,
Мәчәләй авылы
Әминә Әхмәтзыя кызы Исмәгыйлевага — 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Сәламәтлек ташламасын сине,
һәр көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр,
Сиңа туасы һәр көнгә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәшит, улың Марс, кызың Венера, оныкларың Аделина, Люция, Данис, сеңелең Мөнирә, энекәшләрең Альберт, Юлия, Эмиль, Камил һәм Бадамшиннар, Канюкаевлар гаиләләре.
Просмотров: 1548