«Бердәмлек» газетасыннан, 12 январь, 2021 ел

z_dd0a5673_1

Самара шәһәре,

Луганский урамы

Зөлфия Фәрит кызы Хәбибуллинага — 45 яшь!

Кадерле кызым! Мин сине их­лас күңелдән юбилеең бе­лән котлап, иң изге, матур те­ләкләремне юллыйм: көчле рух­лы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сәламәт бул. Син дөньяда иң затлы, сабыр, са­ваплы кешедер: 27 ел буена балалар шәфкать туташы булып, аларга никадәр ярдәм итәсең һәм хөрмәтлисең. Ходай сиңа кү­ңел тынычлыгы, гаилә шат­лыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, шатлыклы озын го­мер бирсен. Киләчәгең җыр ке­бек матур, кояш кебек якты бул­сын! Һәр яңа көн бәхет алып кил­сен, туачак таңнарың һәрвакыт нур­лы, күк йөзең һәрвакыт аяз бул­сын!

Гел елмаеп, көлеп яшә әле,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзеңдә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә

                                   сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниеңӘлфия һәм абыең Рамил гаиләсе белән.

* * *

даньялова на 9 январяКошки районы,

Яңа Кармала авылы

Фатыйма Сәет кызы Даньяловага – 65 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның җан җы­лысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп итсен. Туар таңнарың өмет­ле, киләчәк һәм бүгенге кө­нең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                           кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шамил, кыз­­ларың Әлфия, Гөлия, кия­вең Али, оныгың Алсу.

* * *

Самара өлкәсе,

Ялтай авылы

Факия Хәтимулла кызы Абдрәшитовага – 80 яшь!

Без, бер урамда үскән, бергә мәктәптә укып, уйнап-җырлап күңел ачып йөргән кызлар, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Факия, синең матур тавышың белән җырлаган җырларың бер дә истән чыкмый.

Изге теләк, назлы сүздән

                                      башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле

                                             син,

Бик тә якын, сагынабыз

                                 шулхәтле.

Ал син бездән тәбрик сүзен -

Шушы булсын иң зур бүләкләр.

Тыныч тормыш белән гел

                                   шат яшә,

Озын гомер — безнең теләкләр.

Дус­ларың Наҗия Хуҗина, Са­рия Кыямова, Миниса Ка­ша­пова, Зәйнәп Якупова, Җа­рия Кәнәфиева, Җария Мин­галиева, Наҗия Шакмаева, Мә­рьям Абдуллова, Затия Җәб­барова, Гөлҗамал Фәх­рет­динова, Нурҗиян, Наҗия Зәй­дуллина, Бибиәсма Хә­лилова.

* * *

Сергиевск районы,

Алимовка бистәсе

Назыймә Кадыйр кызы Фәткуллинага – 90 яшь!

Кадерле апабыз! Без сине гомер бәйрәмең белән котлый­быз! Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар, оныкчыклар куанычлары, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез. Туган көннәрең мөбарәк булсын!

Сәламәтлек ташламасын

                                           сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Күңелең синең һәрчак шулай

Ачык булсын һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр

Сиңа туасы һәр көнгә.

Изге теләкләр белән эне­ләрең Рәшит, Наил, сеңелләрең Нәҗибә, Зөлфия, Рәмзия гаи­ләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Гагарин урамы

Риал Рифкать улы һәм Рилия Наил кызы Гайнуллиннарның

бергә гомер итүләренә – 35 ел!

Кадерлеләребез! Без сез­не шушы истәлекле көнегез бе­лән тәбрик итәбез! Алдагы көн­нәрегездә дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта, үстергән балаларыгызның, оныгыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен иде.

Һәрвакыт та шат яшәгез,

Көнегез матур булсын.

Киләчәктә сезнең өчен

Һәрвакыт шатлык тусын.

Елмаю белән балкып

                                     торсын

Һәрвакыт йөзләрегез.

Муллык белән тулып торсын

Сезнең тормыш кичегез.

Изге теләкләр белән әние­гез Сәгыйдә, кызларыгыз Алия, Юлия, оныгыгыз Тимур.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Дания Абзалетдин кызы Алиәкбәровага – 85 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, безне куандырып яшәвеңне телибез. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен куйдың бөтен көчеңне, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле,

Яныбызда син булганга гына,

Табып була олы бәхетне.

Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы терәк булуыңа.

Изге теләкләр белән ба­лаларың, оныкларыңһәм онык­чыкларың.

* * *

Дания Абзалетдин кызы Алиәкбәровага!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең — юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын. Алла­һы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Сулар кебек еллар аксалар да,

Безнең туганлыкны юалмый.

Маңгайларда сырлар күбәйсә

                                             дә,

Җылы хисләребез югалмый.

Изге теләкләр белән кия­вең Касыйм, сеңелең Мәдхия балалары белән.

* * *

дания нигматуллина на 9 январяСамара шәһәре,

Свобода урамы

Дания Минегәрәй кызы Нигъмәтуллинага!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Җирдә кояш нуры

                             балкыгандай,

Син балкыйсың безнең

                                     күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле

                                             бул,

Сиңа озын-озак гомер

                                   телибез.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Фәнис, кыз­ларың Алсу, Айсылу, Фирдә­вес, оныгың Эмиль.

* * *

Дания Минегәрәй кызы Нигъмәтуллинага!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә си­не исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри­зыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, байлыкта, муллык­та яшәргә язсын.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                           диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән абыең Габделхак, апаң Рәйсә, энең Наил, киленең Мәрьям, сеңел­кәшең Гөлназ, энекәшең Илназ.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Сания Сафиулла кызы Сәфәровага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әби­ебез, кодагыем! Сине юби­леең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, балаларыңның хөрмә­тен, туганнарыңның кадерен то­еп, ышанычлы дусларыңның бар­лыгын белеп, саулыкта-шатлык­та гомер кичерүеңне телибез.

Кимемәсен, арта барсын

Кешеләрнең хөрмәте.

Сине һәрчак саклап йөртсен

Хак Тәгалә рәхмәте.

Әйтик әле сиңа теләк

Шигъри күңелең өчен.

Беркайчан да кимемәсен,

Өстәлсен яшәү көчең.

Изге теләкләр белән кы­зың Таһирә, киявең Фәрит, оныкларың Марат, Регина, Равил, Лилиана, туганнарың, кодагыең, ахирәтләрең.

* * *

билаловаСамара шәһәре,

Губанов урамы

Асия Габделәхәт кызы Билаловага — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен.

Алтмыштамы, алтмышта…

Шатлык та күп, сагыш та.

Туры юлдан тайпылмадың,

Атламадың ялгыш та.

Алтмыштамы, алтмышта…

Рәхмәт әйтеп язмышка,

Кайгыларга бирешмәдең,

Гашыйк булдың тормышка.

Алтмыштамы, алтмышта…

Шатлык та күп, сагыш та…

Юл куймыйча сагышка,

Яшә, әнием, шатлыкта.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Сәет, кызың Лилия, киявең Альберт, онык­ларың Адель, Әминә, Ләйлә.

 

Просмотров: 1277

Комментирование запрещено