Иске Җүрәй авылы
Мәрьям Миңнебай кызы
Ашряповага – 91 яшь!
Кадерле Мәрьям әбиебез! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сез — авылыбызның иң күркәм дини әбие. Үзегез белгән кадәр дини гыйлемне барыбызга да өйрәтәсез, хәзерге авыр заманада яшәргә шатлык-куаныч биреп, терәк, үрнәк булып торасыз. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, иман һәм зиһен байлыгы телибез. Аллаһ Тәгалә үз рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын.
Кайчан керсәң, өеңнән нур
бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз
белән.
Бергәләшеп әле бик күп
тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Туксан бер генә түгел,
Хәтта йөз яшьлегеңне.
Ходай сиңа сәламәтлек
бирсен,
Синең йөзең һәрчак нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә!
Иң изге теләкләр белән Миңнебаевлар гаиләсе: Равил, Рәфисә, Раил, Эльвира, Люция, Реналь, Жанна, Замирә, Мәдинә.
* * *
Похвистнево шәһәре,
Шевченко урамы
МәдинәҖәгъфәр кызы Каһармановага – 70 яшь!
Кадерле якын дустым! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйм һәм иң изге теләкләремне юллыйм. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телим. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Гомер тиз үтә,
Кайтмаска дип китә.
Сүтә-сүтә гомер йомгагын,
Елларың үткәнен тоймадың.
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә.
Ялгыз калган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә.
Изге теләкләр белән гомерлек дустың Зөлфия Сәгъдиева.
* * *
Самара шәһәре,
Зарайский урамы
Нурсинә Якуб кызы
Алиевага – 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеең – 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Котлы булсын туган көнең
диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы
сәламәтлек,
Шатлык, бәхет теләп
калабыз.
Изге теләкләр белән Әлфия апаң, Ибраһим, Зөлфирә, Илтизәр балалары белән.
* * *
Яңа Мансур авылы
Тәслимә Минегали кызы Ильясовага — 60 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын
йөзеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле
син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Син бит безнең өчен якты
кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге, матур теләкләр белән тормыш иптәшең Рафаэль, улларың Эмиль, Ригиль, киленең Гөлия, оныгың Салават, апаларың Наилә, Раилә.
* * *
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән, хәзерге вакытта
Самара шәһәрендә яшәүче Гүзәл Исмәгыйль кызы Әсәдуллинага – 30 яшь!
Кадерле әнием, тормыш иптәшем, кызыбыз, сеңелем, киленебез, оныгым! Без барыбыз да сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Киләчәктә нур сибүче йолдыз булып күңелләрдә мәңге балкысаң иде.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына
сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,
Кадерен бел, ул бит бер генә.
Гүзәл яшьлегең озын булсын,
Бәхетле бул, кызыбыз,
гомергә.
Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең Ренат, кызыңӘмилә, әниең Фәридә, әтиең Исмәгыйль, апаң Айсылу гаиләсе белән, кайнанаң Руфия, кайнатаң Равил, әбиең Рәйсә, кайнигәчең Эльвира гаиләсе белән.
* * *
Кләүле станциясе
Халик Мәгъдән улы Әсәдуллинга!
Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабам! Сине юбилеең белән кайнар котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхет-шатлыкларга үрелгән көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук күтәренке кәеф белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле итеп үтәргә язсын сиңа.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш — җитеш, дөнья -
түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре
Безгә әле һаман да кирәк.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәмига, улың Әнвәр, кызың Римма, оныгың Кәрим.
* * *
Малик Мәгъдән улы Әсәдуллинга!
Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларың игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Котлы булсын синең юбилеең,
Сәламәтлек – бездән шул
теләк.
Саулык булса, Җирдә бар да
була,
Бу дөньяда тагын ни кирәк?!
Изге теләкләр белән Халик, җиңгәң Сәмига балалары Әнвәр, Римма, оныклары Кәрим белән.
* * *
Похвистнево районы,
Подбельск авылы,
Румия Абдулла кызы
Иваевага — 60 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче булып озын-озак еллар яшәвеңне телим.
Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,
Гомер буе сабыр булганга.
Сабыр төбе — сары алтын,
диләр,
Шул сүзләрне истә тотканга.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минегали.
* * *
Румия Абдулла кызы
Иваевага!
Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Изге теләкләр белән кызларың Нурия, Юлия, кияүләрең Наил, Марат, оныкларың Алия, Диләрә, Самира, Ислам, Самир.
* * *
Елховка районының
Тупли авылында туып-үскән, хәзер Самарада яшәүче Җәмилә Мотыйгулла кызы Хәйрулловага – 55 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәтсез еллар, корычтай исәнлек, ак бәхетләр, көтелмәгән уңышлар телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.
Салкын карлы кышта тусаң
да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч
булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк
тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
Тормыш күгең кайгыларсыз
булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп
торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык
бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам
итсен.
Иң изге теләкләр белән әниең, якыннарыңһәм барча туганнарың.
* * *
Губанов урамы
Сара Муса кызы Әюповага!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Рәхмәт сиңа, барсы-барсы
өчен -
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш
булсын
Картлыгыңның якты язында!
Изге теләкләр белән улың Али, киленең Гөлнур, оныкларың Галия, Наилә.
Просмотров: 1705