Баянсыз җыр буламыни?

Ильвира ЛатыповаБаянда уйнау ирләр эше булып санала. Чыннан да, авыр баян күтәреп уйнап торган хатын-кызны сирәк күрергә була. Ә менә безгә, Шенталы халкына, андый бәхет тә тәтеде. Ильвира Бари кызы Латыйпова кулындагы баян моң дәрьясына алып ке­реп китә. Ул, профессиональ музыкант буларак, үзе дә оста итте­реп уйный, балаларны да шуңа өйрәтә.

Ильвира Бари кызының балачагы баянда, гармунда уйнау модада булган чорга туры килә. Ильвира да, башкаларга карап, мавыгып китә. “Безнең гаиләдә барысы да музыкага тартыла иде. Әни халык җырларын суза, ә бертуган абыем Марат ос­та иттереп баянда уйный иде. Тугыз яшемдә әни мине дә музыка мәктәбенә бирде. Ә баянның киңкырлы инструмент булуына соңрак төшендем”, — дип уртаклаша Ильвира Бариевна.

Музыка мәктәбендә уку кызга бик җиңел бирелә. Әллә үзе теләп килгәнгәме, әллә балачактан моңлы булгангамы, кыз берничә дәрестән соң ук нота грамотасына да төшенә, инструментта катлаулы булмаган көйләр чыгара да башлый.

Тугызынчы сыйныфны тә­мамлаганнан соң ул Лениногорск педучилищесының музыка бүлегенә укырга керә. “Практика вакытында балалар белән дә эшли белүем ачык­ланды. Шенталыга кайткач, үзем укыган музыка мәктәбенә баян классы буенча педагог булып урнаштым. Ә 1998 елда Казан педуниверситетына чит­тән торып укырга кердем. Әлбәттә, югары белем алуым репертуарымны баетты, укучыларга күбрәк белем бирергә мөмкинлекләр киңәйде. Менә инде педагог стажым да 23 ел булды. Дәресләрдә мин балаларга чикләүләр куймыйм, алар үзләрен иркен тоталар, бу аларга ничектер ачылып китәргә, укытучыдан, сәхнәдән курыкмас­ка ярдәм итә. Һәр бала үзенчә талантлы, дип саныйм мин”, — дип сөйли укытучы. Аның тырышлыгы белән күпме укучылар сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә кереп киткәннәр, баянда уйнарга өйрәнгәннәр!

Татар җырлары да, халык инструментына кушылып, моңлырак яңгырый. Ба­ян­ның тембры да милли җыр­лар­ның куәтен, киңлеген, рух күтәренкелеген ассызык­лый бит ул. Шенталы районында төрле милләт халыклары яшә­вен  истә тотып, Ильвира Бариевна милли гореф-га­дәтләрне, фольклорны сак­лауга күп көч куя – төрле чор җырларын, стильләрне өйрәнә. “Һичшиксез, музыка ярдәмендә балада патриотик хисләр дә тудырырга мөмкин. Минем укучыларым халык иҗатына да битараф түгел, хәзерге за­ман көйләрен дә яраталар, уникаль музыка мирасы калдыр­ган үзешчән композитор­лар­ның әсәрләрен дә үз итәләр”, — дип горурланып сөйли педагог.

Ильвира Бариевна Шенталы районының “Нур” татар иҗтимагый җәмгыяте әгъзасы буларак та күп эшли. Аның шу­шы омтылышы да милли гореф-гадәтләребезне, ми­ра­сыбызны, мәдә­ния­тебезне, ру­хи кыйммәт­лә­ребезне саклау һәм үстерү үр­нәге булып тора түгелме?

Педагог үзенең укучылары турында сөйләгәндә, күз­ләрендә бәхет чаткылары балкый, ул аларның уңышлары белән горурлана, иҗат чаткысын сүндермәскә тырышып эшли. Бу турыда педагогның һәм балаларның казанышлары да сөйли. Мәдәният өлкә­сендәге күпьеллык хезмәте һәм  өстәмә белем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен Ильвира Бариевна Россия Федерациясенең Мәдәният һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Балалар иҗаты исә өлкә һәм бөтенроссия конкурсларында күренә. Быел, мәсәлән, Зөлфәт Гыйльманов III Халыкара сәнгать иҗаты конкурс-фестивале лауреаты исемен яулаган. Аны бәяләгән жюри составы да бик мәртәбәле булган – Россиянең халык артистлары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, данлы югары уку йортлары профессорлары…

2012 елдан башлап Ильвира Бари кызы учреждение җитәкчесенең уку һәм тәрбия буенча урынбасары булып эшли башлаган. Ул үзенең идеяләре, тырышлыгы белән башка хезмәткәрләрне дә үз артыннан ияртә белә. Музыка мәктәбе коллективы зур булмаса да, бик тату. Анда үз эше белән янып яшәүче кешеләр эшли. “Мин тәҗрибәле осталар, профессиональ педагог­лар коллективында эшләвем белән бәхетле. Һәрберсенең башкаларныкына охшамаган үз юлы, эш ысуллары, таланты бар”, — дип коллективы белән горурлана педагог.

Ильвира Латыйпова – күп балалы ана да. Кызы Динара, әтисе юлы белән китеп, юридик белем ала, улы Дамир әле мәктәптә укый, спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә аңа дзюдо көрәше ошый. Ә кечкенә Салаватка әле алты гына яшь. Әнисе сүзләренә караганда, аңарда иҗат чаткысы бар – рәсем ясарга бик ярата.

Мәкаләбез героена иҗади табышлар һәм эшендә уңышлар теләп калабыз. Аның һәр көнен илһам шатлыгы яктыртып барсын, үзе кебек үк сәләтле балалар иҗат юлын сайласыннар иде.

Алинә ХАРИСОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 936

Комментирование запрещено