Тимергали хәзрәт Юлдашев: Мөселманнарның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш

MZH_8023«Саләх» мәчете имам-хатыйбы сүзләренчә, догалар чиста бүлмәләрдә генә булырга тиеш. 

Һәр мөселман кешесенең йортында Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш, дип саный Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

«Коръән аятьләренең иң хәерлесе, иң бөеге — Аятел-Көрси. Ул төрле шайтаннардан, зарарлардан киртә булып тора. Әлбәттә, безне Аллаһы Тәгалә саклый, әмма бу сәбәпче булып тора. Мөселманның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га биргән интервьюда.

Тимергали хәзрәт әйтүенчә, догаларның чиста урында булуы мөһим.

«Догаларны мунча, бәдрәф кебек җирләргә куярга ярамый. Алар чиста, пөхтә бүлмәдә булырга тиеш», — диде «Саләх» мәчете имам-хатыйбы. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 795

Комментирование запрещено