Төбәкнең татар милли хәрәкәт ветераны, отставкадагы полковник Идеал ага Галәветдинов сүзләренә караганда, әлеге мәчет Чечня республикасыннан кала Европада иң зурысы.
Мәчет һәм аның янәшәсендә генә урнашкан мәдрәсәнең эшчәнлеген тәэмин итү, гомумән хуҗалык эшләрен алып бару өчен 50 кеше хезмәт күрсәтә.
Мондагы бу мәһаббәт мәчетне күрергә, традицион Ислам дине тарихы белән якыннан танышырга бирегә ел дәвамында туристлар килә. Махсус экскурсовод аларны мәчет заллары буйлап сәяхәт кылдыра, өченче катта урнашкан Ислам мәдәнияте музее экспонатлары белән таныштыра.
Мәчет янәшәсендә генә 1998 елда ачылган “Нур” мәдрәсәсе эшләп тора. Анда Идел буе төбәкләреннән килгән балалар белем ала.
Самара Диния назарәте төбәк татар автономиясе белән берлектә 2003 елда 2000 тираж белән татар һәм рус телләрендә “Сәлам” дигән газета да чыгара. Мөфти Талип хәзрәт белдергәнчә, бу халыкка дин турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү өчен бик уңайлы алым.
Просмотров: 1696
Самара — ин яхшы шәһәребез!
Матур, машАллах хэм тагын шундый яхшы нэрсэ бар шунда, урамда хадислар язылган, ботен кеше шуннан уткяндэ шул хадисларны укый хэм тербияляня, Аллах разый булсын!
зур рэхмэтлэребезне белдерэбез муфтий талип яруллинга хэм ботен хэзрэтлэребезгэ мэчетлэребезне жанландырып торганга