Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов – UFC лигасында чыгыш ясаячак. Мордовиянең Әҗүркә авылында туып, Казанда үскән спортчы катнаш көрәш буенча иң көчле лигага эләккән беренче милләттәшебез булды.
– Лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ (Аллаһтан башка көч вә куәт иясе юктыр). Егетләр, ахырга кадәр әйтергә теләмәгән идем, хәзер инде яшереп торуның мәгънәсе юк. Әле дә ышана алмыйм, без – ЮФСта. Дөньядагы иң яхшы лигада, – дип язган «Гладиатор» кушаматлы спортчы Инстаграмдагы сәхифәсендә. – Мин – төбәктән чыккан гади егет. 2011 елда Мәскәүгә акча эшләргә килдем. Кайчак берьюлы өчәр урында эшләргә туры килде. Кичләрен ни белән булса да шөгыльләнермен дип, сугышчан самбо секциясенә язылдым. Шуннан башланды инде! Бер генә күнегүне дә калдырмадым. Беләм, Россиядә әлеге лигада миннән күпкә лаеклырак егетләр бар. Тик мондый мөмкинлектән кем баш тартсын инде?! Дана (UFC лигасы башлыгы Дана Уайт. – Ред.) үзе тәкъдим ясады бит! Шуңа күрә тырышачакмын. Артыгын сөйләмим, әмма ММА дөньясында исемем хәтергә кереп калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен. «Кызыл китап»ка кергән татар егете – ЮФСта! Алга!
Әлеге вакыйга узган атнада Әбу-Дабида оештырылган турнирдан соң булды. Бу бәйгедә уңышка ирешкән көрәшчеләргә UFC лигасына чыгу хокукы бирелә. Фәхретдинов мөмкинлекне кулдан ычкындырмады: нокаут ярдәмендә американ спортчысы Эрик Спайслидан өстен чыкты.
Ринат Фәхретдиновка – 29 яшь. Ул Мордовиянең данлыклы Әҗүркә (Озерки) авылында туган. Казанда үскән, аннары Мәскәүгә күченгән. 2017 елдан бирле ярышларда Татарстанның ММА федерациясе вәкиле буларак чыгыш ясады. Сугышчан самбо буенча Россия чемпионатында көмеш медаль отты, панкратион буенча бронза медале иясе. Профессионал рингта 20 җиңү яулады, 2 мәртәбә оттырды.
Татарстан спортчысы үзенең татар булуы белән горурлануын яшерми. Динилеге белән аерылып тора. Узган ул Gorilla Fighting Championship (GFC) бәйгесенең чемпион билбавыннан баш тартты. Бу хәлне Ринат мөселман спортчыларына каршы сугышырга теләмәве белән аңлатты.
– Мин кардәшләремә каршы сугышмыйм. Фәридун Одилов та, Даруен Ермеков та – мөселман егетләре. Очрашуга әзерләнеп чыгарга кирәк. Сугышырга кирәк. Кардәшләремә каршы алай сугыша алмыйм. Мәйданга исем өчен генә чыгарга теләмим. Дөресен әйткәндә, мин билбауны саклап калу өчен теләсә кайсы көндәшкә каршы торырга тиеш. Әмма мин мөселманнарга каршы сугыша алмыйм, – диде Фәхретдинов ул чакта. – GFCта нәрсә теләдем шуны эшләдем. Билбаудан баш тартам. Аның өчен башкалар сугышсын. Кабат әйләнеп кайтмам дип әйтә алмыйм. Анысын киләчәк күрсәтер. Билбаудан үз кагыйдәләремне бозмас өчен баш тартам.
Ринат Фәхретдинов танылган көрәшче Хәбиб Нурмөхәммәтов белән якыннан аралаша. Хоккейчылар – «Ак барс» сакчы Альберт Яруллин һәм хәзер «Динамо»да чыгыш ясаучы капкачы Эмиль Гарипов белән дуслар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны абыйсы дип саный. Уңыш өчен 1 процент талант, 99 процент хезмәт кирәк дигән фикердә.
Просмотров: 971