Организационные вопросы празднования 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией в следующем году обсуждались на встрече президента Татарстана Рустама Минниханова с председателем ДУМ РТ Камилем Самигуллиным и и.о. ректора Болгарской исламской академии Айнуром Тимерхановым, сообщила пресс-службы руководителя региона.
Нынешняя встреча с президентом РТ стала для Тимерханова первой с момента назначения на новую должность, которое произошло в середине января. Как рассказывал IslamNews, до этого Тимерханов являлся проректором по научной деятельности Академии. Информация об уходе Данияра Абдрахманова с должности ректора Академии появилась в конце прошлого года и в итоге подтвердилась.
В ходе беседы в доме правительства республики стороны затронули ход подготовки мероприятий, которые намечены на этот год, а также главного события года будущего – празднования 1100-летия принятия ислама.
Также участники встречи подробно остановились на перспективах развития Болгарской исламской академии, совершенствовании научно-образовательной и духовно-просветительской деятельности вуза, говорится в сообщении.
***
Җөмәдәл-ахыр аеның 13-нче көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күреште. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Әңгәмә барышында быел һәм киләсе елларда уздырылачак чараларны, шул исәптән 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм башка вакыйгаларны әзерләү һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Соңрак Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президентының Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашуында да катнашты. Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Айнур Тимерханов, академиянең гамәлгә куючылар советы утырышы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 15 гыйнварында югары уку йорты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде (элек ул фәнни эшчәнлек буенча проректор вазыйфасын башкарган иде). Ул югары уку йортының фәнни-мәгариф һәм рухи-агарту эшчәнлеге барышы турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә академияне гамәлгә куючыларның берсе булып тора, Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Югары уку йорты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә булдырылды.
Просмотров: 831