В целях реализации документа «Татары: стратегия действия» руководитель Исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров посетил самарскую школу «Яктылык». Образовательное учреждение было открыто в 90-х годах прошлого века. На сегодняшний день здесь изучают родной язык более 500 детей.
Ученики в национальных костюмах встречали гостей песнями, танцами, а также угощали чак-чаком. К приезду гостей подготовились и ребята из секции борьбы: они продемонстрировали свое мастерство.
Руководитель исполкома Данис Шакиров встретился с родителями, учителями и руководителями организаций. Он сообщил, что в самарской школе № 7 начали преподавать татарский язык, и отметил, что педагогический опыт учителей школы «Яктылык» также пригодится в налаживании работы в школе имени М. Т. Калашникова.
Данис Шакиров рассказал участникам встречи о мероприятиях, проводимых в рамках реализации документа «Татары: стратегия действия», а также о подготовке ко Всероссийской переписи населения. «Мы должны быть едины,» — подчеркнул он.
Также руководитель Исполкома пригласил детей посетить экскурсии в Казани и рассказал об оказании помощи при поступлении в высшие учебные заведения.
Кроме того, на встрече родители озвучили волнующие их вопросы. Один из них это переход на обучение в две смены, в связи с увеличением числа учащихся в школе «Яктылык». Родители обратились к Татарстану за помощью в ремонте еще одного здания учебного заведения. Данис Шакиров отметил, что по этому вопросу ведутся переговоры.
В завершение встречи были вручены благодарственные письма учителям школы «Яктылык». Руководитель Исполкома Всемирного конгресса татар выразил свою благодарность и вручил сертификат на приобретение художественной литературы школе «Яктылык» и руководителю татарской организации «Дуслык » Фахрутдину Канюкаеву, который всегда помогает Самарским татарам. Также участникам встречи раздали издания документа «Татары: стратегия действия».
* * *
Татарлар: гамәл стратегиясен тормышка ашыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Самара өлкәсенә сәфәр кылды. Биредә 90нчы еллардан бирле «Яктылык» мәктәбе эшли. Бүгенге көндә белем алу йортында 500дән артык бала туган телен өйрәнә.
Милли киемнәр кигән укучылар кунакларны җыр- биюләр һәм чәк-чәк белән каршы алды. Көрәш секциясенә йөрүче егетләр дә кунаклар килүенә әзерләнгәннәр: алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Мәктәп белән танышканнан соң, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров ата-аналар, укытучылар һәм оешма җитәкчеләре белән очрашты. Ул Самарадагы 7 нче санлы мәктәптә татар теле өйрәтелә башлавы, аларга эшне җайга салуда «Яктылык» мәктәбе укытучыларының да тәҗрибә белән уртаклашуы кирәклеген җиткерде.
Данис Шакиров милләттәшләребезгә «Татарлар:гамәл стратегиясе» кысаларында оештырылучы чаралар, шул исәптән Халык санын алуга әзерлек хакында сөйләде. «Без бердәм һәм бергә булырга тиешбез,» — дип ассызыклады ул.
Шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесе татар балаларын Казанга экскурсияләргә килергә чакырды һәм югары уку йортларына укырга керүдә ярдәм күрсәтү хакында сөйләде.
Очрашуда әти-әниләр дә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Шуларның берсе: «Яктылык» мәктәбендә укучылар саны арту сәбәпле, укыту ике сменага бүленгән. Әти-әниләр уку йортына бирелгән тагын бер бинаны төзекләндерүдә Татарстаннан ярдәм сорадылар. Данис Шакиров бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барылун әйтте.
Очрашу ахырында «Яктылык» мәктәбе укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе «Яктылык» мәктәбенә, Самара татарларына һәрвакыт булышып торучы «Дуслык» татар оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевка рәхмәтен җиткерде һәм матур әдәбият алу өчен сертификат бүләк итте. Фәхретдин Канюкаев аны мәктәпкә тапшырды. Шулай ук милләттәшләребезгә «Татарлар: гамәл стратегиясе» таратылды.
Просмотров: 1197