Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәптә татар телен фән буларак укытырга телиләр

deБүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара өлкәсендә. Сәфәрен ул Самараның Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәптән башлады.

Самара шәһәрендә татар балалары туган телендә белем ала торган «Яктылык» мәктәбе бар. Ләкин хәзер ул барлык биредә укырга теләүче балаларны да үзенә сыйдыра алмый. 7 нче санлы мәктәптә татар телен укыта башлау шул мәсьәләне чишү юлларының берсе булачак.

Әлеге мәктәптә 120 татар баласы факультатив дәрес буларак туган телен өйрәнә. Узган ел аларның әти- әниләре мәктәп директоры исеменә балаларга татар телен укытуны сорап гариза язган. Шуның нигезендә, балалар уку елы башыннан татар телен факультатив дәрес буларак укый башлаган. Бу эшне тормышка ашыруда Самарадагы «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев зур булышлык күрсәтә. Хәзер әти-әниләр татар теленең фән буларак укытылуын тели. Бу хакта алар бүген мәктәп җитәкчелеге белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында узган киңәйтелгән утырышта фикер алышты. Данис Шакиров мәктәп директор урынбасары Валентина Толстовага татар теле кабинетын җиһазландыру өчен Татарстан ярдәм итәргә әзер диде. Китапханәгә 300 данә матур әдәбият та бүләк ителәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров татар балаларына укырга дәреслекләр дә алып килгән иде. Шулай ук актив милләттәшләребезгә һәм татар телен үстерүдә булышлык иткән өчен 7 нче санлы мәктәп директоры Галина Путинцевага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырылды.

dee2

tatar-congress.org

Просмотров: 1033

Комментирование запрещено