Архив за день: 30.01.2021
Ульян өлкәсендә яшәүче Хәлифә Әләветдин кызы МӨБИНОВАга (СӘЛАХЕТДИНОВАга) — 80 яшь!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшә. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук күтәренке кәеф белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле итеп үтәргә язсын сиңа.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.
Балаларың, онык-оныкчыкларың, Ульян, Самар, Мәскәү өлкәләрендә яшәүче туганнарың.