Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: Телне саклау — Коръәндә язылган бурыч

703A8764«Телне саклау иман белән, ә иман исә шушы тел белән бәйле», — ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары. 

Телне саклау бурычы Коръәндә әмер ителгән, ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

«Телне саклау — Коръәндә әмер ителгән бурыч. Аллаһы Тәгалә: „Без сезне халык итеп, төрле телле итеп яраттык“, — диде. Шуңа күрә телне саклау иман белән, ә иман исә шушы тел белән бәйле. Безнең киләчәгебез якты, өметебез бар, Аллага шөкер», — диде ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда.

Элегрәк Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак, дигән фикерен язган идек.

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 1044

Комментирование запрещено