Ринат Фахретдинов хочет выходить на бои UFC в татарской тюбетейке / Көрәшче Ринат Фәхретдинов UFC лигасында түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели

703A9608На предыдущие поединках боец представал в образе гладиатора в соответствующем шлеме. 

Боец смешанных единоборств Ринат Фахретдинов, недавно подписавший контракт с UFC, хочет сменить свой фирменный шлем гладиатора на татарскую тюбетейку и выходить на бой в ней. Об этом на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» рассказал сам спортсмен.

«Хабиб Нурмагомедов выходит в папахе, а у нас есть своя татарская тюбетейка, так что если разрешат, то буду выходить в ней», — отметил боец.

Ринат Фахретдинов на протяжении своей карьеры олицетворяет Татарстан, и даже сам себя называет «татарином из красной книги», добавил руководитель Татарстанского спортивного союза Марат Капкаев.

Он подчеркнул, что все представители союза выходят на соревнования с татарстанским флагом.

Ранее ИА «Татар-информ» сообщало, что татарстанский боец ММА Ринат Фахретдинов подписал контракт с UFC. 

tatar-inform.ru

***

Катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе киемендә дә Татарстан символикасы чагылыш табар дип планлаштырыла. 

UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели.

«Хәбиб Нурмагомедов көрәшкә папаха киеп чыга. Без татар милли түбәтәен кию турында рөхсәт сораячакбыз. Рөхсәт итсәләр, түбәтәй киячәкмен», — диде спортчы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Татар спорт берлеге җитәкчесе Марат Капкаев Ринат Фәхретдиновның экипировкасында чагылачак милли символикалар турында сөйләде.

«Гомумән, безнең команда кия торган майкаларның сул кул иңбашында Татарстан флагы беркетелгән, катнаш көрәш сәнгате буенча профессиональ турнирларда катнашучы спортчыларның „Алга!“ шигаре дә бар», — диде Марат Капкаев.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне катнаш көрәш сәнгате көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Mubadala спорт аренасында Америка спортчысы Эрик Спайслины җиңде. Соңрак татар көрәшчесе UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды.

29 яшьлек спортчы Ринат Фәхретдинов Мордовия республикасының Азюрка авылында туган, Казанда үскән. Берничә ел элек Мәскәүгә күченгән. Татарстан ММА федерациясе исеменнән чыгыш ясый. Бүгенге көндә Ринат Фәхретдинов исемендә 18 җиңү һәм бер җиңелү бар. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 876

Комментирование запрещено