Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре узачак⁣ ⁣

news_31941Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы 1 февраль көнне 18:00 сәгатьтә Россия Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында узачак. 12-13 февральдә спектакльләр татар мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә «Татаркино» оешмасы тарафыннан 4 кино тәкъдим итәчәк: 2 тулы метражлы фильм – «Сөмбел» 12+ һәм «Әпипә» 12+, 2 кыска метражлы фильм – «Остазбикә» 16+ һәм «Нигез йорт» 6+.⁣⁣⠀

«Матбугат.ру”га билгеле булганча, Татарстан киносы көннәре кысаларында тамашачылар тәкъдим ителгән фильмнарның иҗат командасы белән дә аралаша алачак. Әлеге очрашуда Татарстанның атказанган артистлары, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Зөлфия Вәлиева һәм Ирек Хафизов, Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнашыр дип көтелә.⁣⁣⠀

Әйтергә кирәк, барлык чаралар да кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык нормалары һәм чикләүләре катгый үтәлә. Тамашачылар шәхси саклану чараларында булырга тиеш. 

matbugat.ru

Просмотров: 834

Комментирование запрещено