«Бердәмлек» газетасыннан, 6 февраль, 2021 ел

341197-svetik

Похвистнево районы,

Нугай авылы

Асия Мөхәммәтҗан кызы

Валькаевага — 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, кодагыебыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшәргә насыйп булсын!

Юбилеең синең котлы булсын,

Озак еллар язсын яшәргә.

Барчабызга язсын хөрмәтләп,

Һәрчак яратып эндәшергә.

Бәхетле бул, зинһар, кайгы

күрмә,

Шатлан, сөен. Синең көнең

бүген.

Барлык теләкләрең чынга

ашсын,

Һәрчак аяз булсын синең күгең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кодагыйларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.

* * *

Кошки районы,

Надеждино авылы

Котдус Сәхаб улы

Кыяметдиновка – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Күпме булса җирдә изге

теләк —

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет

яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары

шатлыклар!

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың Наил, Рамил, Равил, Марат, киленнәрең Таня, Лилия, Лилия һәм оныкларың.

* * *

Котдус Сәхаб улы

Кыяметдиновка!

Кадерле Котдус! Без сине туган көнең белән ихлас кү­ңелдән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның, онык­ларыңның куанычын кү­реп, шатлыклы, хәерле гомер итү­еңне телибез. Алдагы гомер юлларыңны пар канатың белән кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен

сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!?

Иң матур теләкләр белән абыең Илдус гаиләсе белән.

* * *

Алексеевка районы,

Алексеевка бистәсе

Әнисә Вәлиулла кызы Рәхмәтуллинага – 65 яшь!

Кадерлебез! Без сине йө­рәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Ал­дагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шат­лыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Матур кыш аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире

кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Изге теләкләр белән кай­нанаң Зәйтүнә, Әлфия, Наилә, Рафикъ, Фатыйма гаиләләре белән.

* * *

Ялкынлы яшьлек”

ансамбле җырчысы

Искәндәр Ислам улы Әхмәтовка!

Яшьлек дәрте белән җәйләр­не матур уздырып, алтмыш бишне тутырып йөргәндә, кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу сизелә башлый. Ә ныклабрак уйласаң, көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көз җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кешенең дә яшәгән саен зирәклеге арта, тәҗрибә туплана, дуслар һәм туганнар кадерен белә башлыйсың. Нәкъ менә синең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер булган ОЛЫ кешегә әверелә.Син дә бүген яраткан улларыңның таянычы, кемнеңдер кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле өлгесе булып гомер көзенә аяк басасың.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чорың. Чөнки әле кышларны да каршылыйсы бар. Ә хәзергә — чираттагы юбилеең белән, моңлы җанлы тормыш дустыбыз!

Изге теләкләр белән яшьлек дусларың.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Нәҗибә Әхмәтгали кызы Шәяхмәтовага – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез! Без сине юби­леең белән чын күңелебездән котлап, ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Әни, диеп дәшәр кешең булу -

Нинди бәхет үзе дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

була,

Кайгылары булса — югала.

Син булганда, әни, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез,

Безнең белән син дә бәхетле

бул,

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Салихҗан, улларың Артур, Азат.

* * *

Самара шәһәре,

Ташкентский урамы

Зәйнәб Ибраһим кызы

Камалетдиновага – 70 яшь!

Кадерле туганыбыз! Без сине юбилеең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит

ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Гаиләңә иман байлыгы телибез,

Яманнардан Раббым сакласын.

Юлларыңда фәрештәләр

Канат җәеп сезне сакласын.

Изге теләкләр белән Гали­ев­лар, Фәйзулловлар гаи­лә­лә­ре.

* * *

ягудинаПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Рәйхана Галиулла кызы Яһудинага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине йөрәк­тәге иң кадерле, иң гүзәл хис­ләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр те­ли­без. Гаилә бәхете белән, якын­на­рың­ның җан җылысын сизеп, мул­лыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып

Килә сине тәбрик итәсе.

Килә сиңа бәхет кенә теләп,

Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,

Чәчләреңә бәсләр кунса да.

Иң кадерле кешебез син безнең,

Ничә генә яшең тулса да.

Тормыш иптәшең, бала­ларың, оныкларың.

Просмотров: 1552

Комментирование запрещено