«Илһам Шакировның дәвамчысы» — кем ул?

news_3205115 февраль көнне Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 86 яшь тулыр иде. Бу көннәрдә күпләр Илһам абый турындагы истәлекләрен барлый. Җырчы Булат Җиһаншин да “Матбугат.ру”га үзенең хатирәләре турында сөйләде.

“Кечкенәдән (80нче еллардан) Илһам абый җырларын тыңлап үстек. Безнең өйдә аның тавышы магнитофоннан көн саен диярлек яңгырады. Илһам абыйны телевизордан күрсәткән көнне — үзе бер бәйрәм иде. Мин аны Казанда яшәүче бер туганыбыз дип белеп үстем. Чөнки әти белән кыяфәтләре бик охшаш иде. Казанга барганда, мин 2,5 яшьлек бала, әти-әнидән» кайда соң Илһам Шакиров?», — дип сораганым исемдә. Шуңа да Илһам абый күңелемдә бик якын кеше булып калган.

Еллар узгач, аны беренче тапкыр сәхнә артында очраттым. Концерт беткәч, ул үзенчәлекле юмор хисе белән, яныма килде дә, русча шаяртып: два часа выли-выли, ни копейки не заплатили, — дип көлешкәнебез хәтердә.

Аннан соң 2011 елда күрештек, алдагы планнар турында сөйләштек. Ә 2015 нче елда миңа «Илһам сәйраны»нда булу бәхете елмайды.

Илһам абый Хаҗиев белән дә дуслаштык. Ул бит 20 елдан артык легендабызның ярдәмчесе булган. Көн саен янында булып тәрбияләгән. Минем телефонда аның номеры 2011 елдан ук «Илһам Шакиров» дип сакланган. Илһам Хаҗиев шалтыратканда һаман да «Илһам Шакиров» исеме белән фотосы чыга.

Хәзер дә үзгәртмим мин аны. Чөнки И.Хаҗиев минем өчен И.Шакиров белән ниндидер элемтә булып тора. Ул Илһам абыйны, иң якын туганы кебек, күп еллар дәвамында төрле халәттә күргән, белгән, аның энергиясен үзенә сеңдергән. 

Бу көннәрдә «Илһамның дәвамчысы кем?» дигән язмаларны еш укырга туры килә… Кем булсын? Минемчә Илһам Хаҗиев һәм аның гаиләсе. Әйе, миңа әйтерләр: сәхнәдәге дәвамчысы турында язалар бит, — дип. Мин моңа аның сүзләре белән әйтер идем: «Сәхнә кешесе — көненә 3 сәгать кенә “сәхнә кешесе” була, калган 21 сәгатен — ул гади кеше, аңа тәрбия, ярдәм кирәк».

Ә картайган көнендә И.Шакировны И.Хаҗиев үз әтисе кебек караганын мин үз күзләрем белән күрдем”, дип белдерде Булат Җиһаншин “Матбугат.ру”га. 

matbugat.ru

Просмотров: 858

Комментирование запрещено