Җәлилнең туган көнендә

34Муса Җәлилнең туган кө­нендә өлкәбезнең бөтен татар мәктәпләрендә һәм китап­ханәләрендә төрле чаралар уздырылачак, шигырьләре яң­гыраячак, тиңсез батырлык белән сугарылган тормыш юлы яктыртылачак.

Са­мараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, мәсәлән, Монголия тәкъдим иткән онлайн Халыкара сәнгатьле шигырь уку конкурсында катнаштылар. Исмәгыйлева Румия Әгъзам кызы укыткан 3 «Б» сыйныфы укучылары конкурс­ка үзләренең чыгышларын тө­шереп җибәргәннәр, хәзер инде нәтиҗәләрен көтәләр.

Камышлы район китап­ханәсе район масштабында шигырь укучылар конкурсы уздырачак, дип хәбәр итә китапханәче Зөлфия Яруллина. Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гатина хәбәр итүенчә, коронавирустан саклану чаралары тулысынча үтәлеп, авыл китапханәсендә укучы балалар өчен Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча Шигърият сәхифәсе үткәреләчәк. 

Иске Усман китапханәчесе Гөлнур Вәлиуллина да авыл халкы арасында шигырь уку конкурсы оештырырга җыена. Авыл активистлары Тәслимә Борһанова, Мәгърифә Гыйльфановалар балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балаларын җыеп, Муса Җәлилнең тормыш юлы, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырачаклар. Ки­тап­ханәче Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә дә оештырачак. 

Әлбәттә, Татарстанда Муса Җәлилгә багышланган чаралар киңрәк форматта үткәрелеп, 13 – 16 февральдә күпсанлы концертлар, конкурслар һәм мастер-класслар узачак.

ТР Мәдәният министр­лы­гының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестиваль концертлары Казан, Чаллы, Түбән Каманың сайлап алу турын узган һәм 2019 — 2021 елларда фонд стипендиаты булып танылган талантлы яшь музыкантлар катнашында узачак. Чарага шулай ук Мәскәү стипендиатлары да чакырулы.

Концертлар 14 февральдә Казан консерваториясенең ке­че залында, 15 февральдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәм 16 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак. Биредә III Халыкара «Җәлил укулары» конкурсы лау­реатлары башкаруында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләре яңгыраячак.

16 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексында «Төп нөсхә көне» уза. Мәктәп укучыларына Җәлилнең төр­мәдә язган уникаль Моабит дәфтәрләрен күрсәтәчәкләр, кызы Чулпан Җәлилова белән очрашачаклар, Мәскәү һәм Казан яшь музыкантлары башкаруында Муса Җәлил яраткан көйләр яңгыраячак.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено