Как сообщил руководитель Аналитической и мониторинговой группы по вопросам переписи населения – доктор исторических наук, главный редактор журнала «Туган җир» Дамир Исхаков, на телеканале ТНВ вышло 24 передачи по истории татар.
«Вопрос переписи населения всегда остро стоял перед татарами. Нам приходилось работать в разных направлениях. По согласованию с телеканалом ТНВ была выпушена серия телепередач. На основе этих фильмов ученые Института истории создали еще 10 фильмов», – сказал он.
Историк отметил, что сегодня молодое поколение не смотрит телепередачи. Поэтому группа экспертов пришла к выводу о создании 40 коротких видеороликов. Как известно, на сегодняшний день 23 видеоролика уже загружены в Интернет и распространены по разным каналам.
***
Җанисәп мәсьәләләре буенча Аналитика һәм мониторинг төркеменең җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков хәбәр иткәнчә, ТНВ телеканалында татар тарихы буенча 24 тапшыру чыкты.
“Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды. Безгә төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килде. ТНВ телеканалы белән килештереп, бер серия тапшырулар алып бардык. Ул фильмнар нигезендә тарих институты галимнәре тагын 10 фильм эшләде”, – диде ул.
Тарихчы бүгенге көндә яшь буынның телетапшыруларны карамавын билгеләп үтте. Шуңа күрә экспертлар төркеме 40ка якын кыскача видеороликлар булдыру турында нәтиҗәгә килде. Билгеле булганча, бүгенге көндә 23 видеоролик инде Интернетка куелган һәм төрле каналлар буенча таратылган.
“Бу видеороликлар катлаулы мәсьәләләргә багышланган. Беренче чиратта эш алып барылды Башкортстан юнәлеше буенча. Анда дискуссион мәсьәләләр бик күп”,- диде Дамир Исхаков.
Просмотров: 1002