Кайгы-хәсрәт көтмәгәндә килә шул. Тәмле ашлар пешереп, кайнар чәйләр әзерләп, балабызның Самарадан кайтканын көтеп торганда, авыр хәбәр килеп иреште. Өебезгә кайтып җитәргә берничә чакрым гына ара калганда, сөекле улыбыз Айрат Наиль улы САБИРОВ юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булды.
Бу хәсрәтне кичерергә, газизебезне җир куйнына иңдерергә күршеләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз, мәчет картлары бик зур ярдәм күрсәттеләр. Якыннарыбызга матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәтүләре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Барчагызга да иң изге теләкләребезне җиткереп исәнлек, саулык, иминлек телибез. Аллаһы Тәгалә берегезгә дә бала кайгылары бирмәсен, һәммәгезне дә бәла-казалардан сакласын иде.
Мәрхүмнең әтисе, әнисе, абыйсы Айдар.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 2137
БАЛАКАЕМ УРЫНЫН ОЖМАХНЫН ТУРЕНДЯ БУЛСЫН ТАР КАБЕРЕН КИН ЯТКАНУРЫНЫН ЙОМШАК БУЛСЫН. БЕРХОДАЕМ ЭТИСЕ БЕЛЯН ЭНИСЕНЯ ТУГАННАРЫНА ЯН ТЫНЫЧЛЫГЫ БИРСЕН.МИН СЕЗНЕН БЕЛЯН ЗУР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ